татарлар
ОреШок


БАШКА МӘЗӘКЛӘР

Ире өйләренә яңа телевизор күтәреп кайта. Хатыны:
- Бу телевизорның катыргы тартмасына нигә рюмка ясалган?
- Юарга кирәк дигән сүз...

Судта шаһит прокурорның һәр соравына бик озын һәм буталчык итеп аңлатма бирә.
Гаепләүченең моңа түзәр әмәле калмый:
- Сорауларга "әйе" яки "юк" дип кенә җавап бирегез, - ди ул. - Безгә сезнең фаразларыгыз, төрле ык-мыкларыгыз кирәкми.
- Бөтен сорауга да "әйе" яки "юк" дип кенә җавап биреп булмый бит.
- Була! - дип кырт кисә прокурор.
- Алайса җавап бирегезче, - ди шаһит. - Шик астындагылардан сорау алганда аларның эчләренә аяк белән тибү гадәте сездә бетерелдеме?

Куркуыннан дер-дер калтыранып, теш врачы янына авыру керә.
- Тешегезне суыртырга кирәк, - ди врач.
Авыру зәңгәрләнеп төшә, тагын да ныграк калтырана башлый. Врач аңа бер савытка салып спирт бирә:
- Кыюлык өчен эчеп җибәрегез.
Авыру эчә, битләре алсуланып китә, калтырануы бетә.
- Йә, кыюлык кердеме? - дип сорый аннан врач.
- Ничек кенә! - дип җавап бирә авыру. - Орынып кына карасыннар хәзер минем тешкә - белермен нишләтәсен!

Ике ир автобуска килеп керә:
- Синдә талон бармы?
- Юк. Ә синдә?
- Миндә дә юк.
- Димәк, тагын контролерны кыйнарга туры киләчәк.

Әйбәт кенә барган "Мерседес"ка "Москвич" килеп бәрелә. "Мерс"тан кызыл пинжәкле әзмәвер чыга һәм "Москвич" хуҗасы янына йөгереп килә:
- Имгәнмәдеңме? Аяк-кулларың исәнме? Бер җирең дә авыртмыймы?
"Москвич" хуҗасы, аптырашта калып:
- Барысы да тәртиптә, рәхмәт.
Әзмәвер, җиңел сулап:
- Аллага шөкер! Алайса, әйдә, фатирыңны карарга киттек.

Ике дус очраша.
- Эшләр ничек?
- Хатын ипи пешерүче белән йөри дип шикләнә башладым әле. Кайчан карама, бөтен урын-җир онга, ипи валчыгына баткан була.
- Тукта-тукта... Минем хатын да миңа слесарь Иванов белән хыянәт итми микән?
- Ник алай дисең?
- Кайчан кайтып керсәм дә, безнең караватта слесарь Иванов ята.

Теш врачы, бораулау машинасын чыелдатып, авыруга мөрәҗәгать итә:
- Хәтерлисеңме, Вәли, мәктәптә укыганда син минем артта утыра идең һәм укытучы читкә борылган саен минем аркага булавка белән чәнчи идең?

- Доктор, сез миңа яшәсәгез тагын ике, күп дигәндә өч атна яшәрсез дигән идегез. Инде менә өченче ай китте, мин һаман да исән...
- Димәк, дөрес дәваламаганнар...

Гаилә башлыгы соң гына өенә кайтып керә һәм улына сорау бирә:
- Анаң йоклыймы?
- Юк, укып ята.
- Нәрсә укый?
- Нәрсә булса да барыбер түгелмени?
- Түгел. Чыраеңа газета җибәрү белән катыргы тышлы калын китап тондыру арасында аерма шактый зур.

- Вәли, малайлар белән сугышма дип мин сиңа ничә тапкыр әйттем?!
- Унтугыз тапкыр.

- Кайсыгыз әйтә: җан тәннән аерыла аламы? - дип сорый мулла шәкертләрдән.
- Ала, - дип җавап бирә арадан берсе.
- Дәлиллә.
- Кичә караңгы төшкәч сезнең өй буеннан узып барганда мин тәрәзәдән мондый сүзләр ишеттем: "Ә хәзер, җаным, киен дә, тизрәк сыптыр!"

Ире өенә исереп кайта.
- Нигә шулкадәр күп эчтең? - дип сүгә аны хатыны.
- Күп түгел, хатын, һәрвакыттагыча, өч кешегә бер ярты.
- Ә нигә шундый кыяфәткә төштең?
- Тегеләр килмәде.

Яшь егет китап кибетенә керә.
- Сездә котлау открыткалары бармы? Миңа кайнар сүзләр язылганы кирәк.
- Рәхим итегез, менә: "Бердәнберемә - мәңгелек мәхәббәт хисе белән".
- Бик яхшы, бирегез әле миңа шундый открыткаларның бер егермесен!

- Вәли, син бүген бик көяз күренәсең, әллә берәр бәйрәмме?
- Әйе, алтын туемны билгеләп үтәм.
- Ничек алтын? Синең өйләнгәнеңә биш кенә ел бит!
- Ул елларның һәркайсысы 10 елга тора!

Бер хатын - икенчесенә:
- Миңа багучы яшьли үләчәксез диде.
- Һи-и, алайса куркасың юк. Инде эш узган бит!

Яшь инспектор кызыл утка чыгып киткән машина хуҗасын туктата:
- Документларыгыз!
- Иптәш сержант, дусларда онытып калдырганмын. Өч йөз грамм аракы эчкән идем - бөтенесе баштан чыккан.
Яшь инспектор начальнигы янына йөгереп килә:
- Иптәш лейтенант, анда исерек шофер, җитмәсә документлары да юк!
Лейтенант теге шофер янына килә:
- Яле, өреп кара... Юк, исерек түгел. Документлары да бар. Ә нишлөп сине сержант исерек һәм документлары юк диде?
- Сез аны күбрәк тыңлагыз. Әле ул сезгә кызыл утка чыгып китте дип тә әйтер.

Дөм исерек ире төн уртасында өенә кайтып керә. Хатыны аны стенага терәп куя:
- Кайда йөрдең бу юлы, хайван тәре!
- Зиратта...
Хатыны шунда ук йомшарып, борчулы тавыш белән:
- Ә кем үлде, бәгърем?
- Ышансаң - ышан, ышанмасаң - юк, анда бөтенесе дә үлгән кешеләр!

Океанда теплоход зур булмаган утрау яныннан узып бара. Яр буенда озын сакаллы бер ир кулларын болгап нидер кычкыра, сикерә.
- Кем ул анда, белгән кешегезме әллә? - дип сорый пассажир капитаннан.
- Юк, - дип җавап бирә капитан, - ләкин без узып киткән саен ул шулай юләр кеше кебек акырып кала.

Ике ир очраша:
- Ә мине хатын ипигә җибәргән иде.
- Соң?
- Керсәм - агы да, карасы да юк.
- Шуннан?
- Шуннан ике кызыл алырга туры килде инде.

Психологлар үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, ир кешенең сыраханәдә кич уздыруының ике төп сәбәбе бар икән:
1) Хатыны юк.
2) Хатыны бар.

Чебурашка Генага шалтырата:
- Гена, безгә посылка килде. Ун әфлисун җибәргәннәр. Сигезе сиңа, сигезе миңа.
- Чебурашка, сигез һәм сигез ничек ун була инде ул?
- Ул кадәресен белмим, әмма мин үземнең сигез әфлисунымны ашап бетердем инде.

Берәү кибеткә керә:
- Каймагыгыз бармы?
- Юк.
- Шул кирәк сезгә!

- Күз төбең күгәргән түгелме соң?
- Әйе, күткә типмәкчеләр иде, әмма мин ялт борылып өлгердем.

Армиядә ишеткәннәрдән:
- Нишләтәсең син ул штативны, ә? Әгәр синең үзеңнең өч аягыңны да шулай аерсалар нишләр идең?

Инглиз, француз һәм урыс хатыннары белән мактаналар.
Инглиз:
- Минем хатын үлән сабагы кебек зифа.
Француз:
- Минем хатын үлән сабагы кебек нечкә.
Урыс:
- Мескеннәр сез, мескеннәр. Караваттан тырма белән эзләрлек булгач нинди хатыннар инде алар!

Кунак хуҗаның кечкенә кызыннан сорый:
- Син әтиеңә булышасыңмы, үскәнем?
- Әйе, - дип җавап бирә сабый. - Кунаклар киткәч мин көмеш кашыкларны саныйм.

Укытучы укучының өй эшен тикшергәннән соң:
- Бер генә хата да юк. Әйт дөресен, бу юлы әтиеңә кем булышты?

- Ә син беләсеңме филләр кайда яшеренеп яшиләр?
- ???
- Алма эчендә!
- ???
- Синең алма әчендә берәр вакыт фил очратканың булдымы?
- Юк.
- Димәк, яхшы яшеренгәннәр!

Яңа елны каршылаганнан соң ир белән хатын арасында савыт-сабаны кем юарга тиеш дигән темага бәхәс чыга. Хатыны тәкъдим ясый:
- Әйдә, чиратлашып юабыз.
- Әйдә.
- Былтыр мин юган идем, быел синең чират!

Теш врачы янына авыру керә:
- Геморрой!
- Төшерегез ыштаныгызны, иелегез! Монда геморройның әсәре дә юк!
- Дөрес аңламагансыз, минем фамилиям Геморрой!
- Алайса ник монда кердегез: мин проктолог түгел бит - теш врачы!
- Минем тешем дә сызлый.
- Ә нигә ыштаныгызны төшердегез?
- Мин каян белим? Бәлки тешнең тамырын карыйсыздыр дип уйладым.

Автобуста яшь ана баласын имезергә маташа. Тегесе, киреләнеп, башын читкә бора.
- Аша улым, аша, ашамасаң менә бу абыйга бирәм.
Бала кабат башын бора.
- Аша улым, ашамасаң менә бу абыйны имезәм.
Янәшәдә басып торган ир, түземсезләнеп:
- Матурым, тизрәк бер фикергә кил инде, юкса минем төшәр вакытым җитә.

Бер төркем ир күңел ачып утыра. Арада берсе нишләптер борынын салындырган.
- Әй, Вәли, сиңа нәрсә булды?
- Минем кайгым бик зур, хатында СПИД тапканнар... Әй, мужиклар, нигә агарынып каттыгыз? Мин шаярттым гына...

Бәхет нәрсәме? Син үлдем дип ятасың, ә бу вакытта бары тик аягың гына өзелгән була. Бәхет менә шул инде ул!

Ире - хатынына:
- Нәрсә бөтереләсең көзге каршында?
- Билемне карыйм.
- Билеңне күрәсең килсә, башта күкрәкләреңне күтәр.

- Станциягә барып җитәр өчен ничә минут кирәк?
- Юлдан барсагыз - утыз минут чамасы, турыдан бәреп чыксагыз - егерме минут, ә инде үгезгә юлыксагыз - биш минут эчендә барып җитәсез.

Университет бәдрәфендә икәү сөйләшә.
- Гали, сессияне тапшырып бетердеңме?
Уң яктагы кабинадан җавап ишетелә:
- Бетерерсең, бар, теге пеләш ишәк зачет куймый интектерә.
Сул яктагы кабинадан:
- Һәм куймаячакмын да.

Хатыны - иренә:
- Безгә акчаны бик исәпләп тотар вакыт җитте. Шуның өчен сиңа төшке аш алдыннан берәр рюмка җибәреп кую гадәтеңнән бизәргә туры килер. Ә мин, үз чиратымда, тартуыңны ташлаттырырга вәгьдә бирәм.

Төтен булган наркоман беренче очраган ишекнең кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне бер әби ача.
Наркоман:
- Нәрсө, әби? Килгәнсең икән инде, әйдә, кер, ишек төбендә торма.

Ике дус очраша.
- Минем кайгым бик зур әле: бер тиен акчасыз калдырып хатын ташлап чыгып китте.
- Синең кайгың минеке янында уен гына. Минем хатын акча да бирми, ташлап китәргә дә җыенмый.

Колхоз җыелышында:
- Былтыр 50 гектар чөгендерне коңгыз ашап бетерде. Быел чөгендерне 100 гектар мәйданда чәчтек - анысын да юк итте. Киләсе елга чөгендерне 300 гектар чәчәбез - бугазы тыгылсын!

Ике телсез-чукрак очраша. Берсе бармаклары белән төрле хәрәкәтлэр ясап сорый:
- Хәлләр ничек?
Тегесе дәшми: кулын да күтәрми, бармакларын да селкетми.
Беренчесе, кабат ишарәләр ясап:
- Ник дәшмисең?
Тегесе, көч-хәл белән кулын күтәреп:
- Кичә төне буе җырлап утырдык, бармак селкетерлек тә хәл калмаган.

- Абау, бигрәк саран тәре икәнсең! Мин сиңа кияүгә чыкмыйм, мә, балдагың үзеңә булсын!
- Ә тартмасы кая?

Китәргә исәбендә дә булмаган кунак - хуҗага:
- Карале, сәгать ничәләр бар икән инде хәзер?
Хуҗа, пулеметтан аткан кебек:
- Егерме өч сәгать 25 минут 8 секунд!

Бер мужик - икенчесенә:
- Халык бик азды хәзер, культурасызланды. Кичә мин сыраханәдән чыгып барышлый бер кабәхәте колакка басып китте.

Электричкада берәү бик әсәрләнеп ниндидер китап укып бара - ахылдый, телен шартлата, кычкыргалап ала:
- Менә сиңа мә! Үлсәм, белмичә китәсе икәнмен! Булмас!
Вагондагы халык түзми, аның нәрсә укуы белән кызыксына.
- Орфография сүзлеге! - дип җавап бирә пассажир.

Хатыны - сөяркәсе кочагында, бу вакытта ире телефоннан шалтырата:
- Кадерлем, нәрсә эшлисең?
- Сине көтеп утырам.
- Мин иртән генә кайтам. Фирманың ашыгыч эшләрен хәл итү өчен Гыйльметдин белән ресторанга керергә туры килә.
- Ярый, сөеклем, көтәм.
- Кем шалтыратты? - дип сорый сөяркәсе.
- Ирем. Иртә белән генә кайтам диде. Хәзерге вакытта ул синең белән ресторанда утыра.

Вәли мәктәптән кайтып керә.
- Көндәлегеңне күрсәт, - ди әтисе.
- Мин аны Галигә биреп тордым.
- Ник?
- Әти-әнисен куркытыр өчен.

Бер әби хәрби комиссариатка килә.
- Миңа партизан медале һәм өстенлекләр бирегез.
- Сез партизан идегезмени?
- Юк, әмма мин сугыш вакытында партизаннарга ит, май, ипи, сөт ташыдым.
- Әйе, ашамасаң сугышып булмый шул.
- Мин дә шулай дим бит. Мескенкәйләрем, мин ашарга алып килгәч, янымда "данке, данке" дип биеп кенә торалар иде.

Хатыны: "Шахтада ничек анда?" - дип сорап йөдәткәч, ире хатынын карават астына төртеп кертә, анда бер чиләк су белән бер чиләк ташкүмер тондыра, ә үзе караватка менеп сикерә башлый. Лычма су булган һәм ташкүмер тузанына баткан хатыны мүкәләп карават астыннан чыга һәм бу вакытта ире аның артына тибә.
- Монысы нәрсә өчен тагын?
- Монысы шахтадан вакытыннан алда чыкканың өчен.

Әрмән радиосына сорау бирәләр:
- Ни өчен аяк тирләгәндә әшәке ис килә, ә кул тирләгәндә юк?
- Үзегез уйлап карагыз, аяклар каян үсә дә, куллар каян үсә?

- Вәли, бүген мәктәптә ниләр булды?
- Химия укытучысы динамит формуласын аңлатты.
- Ә иртәгә мәктәптә ниләр көтелә?
- Мәктәптә? Нинди мәктәптә?

Поручик Ржевский, Андрей Болконский, Пьер Безухов һәм Наташа Ростова бер каретада баралар. Көтмәгәндә Наташа "пырт" итеп һаваны боза. Бөтенесе коелып төшә, ләкин Болконский югалып калмый:
- Гафу итегез, зинһар, кичә мәҗлестә булган идем, берәр ярамаган нәрсә ашаганмындыр инде.
Комач кебек кызарган Наташа Болконскийга рәхмәтле караш ташлый, ләкин шул ук мизгелдә үзе дә сизмәстән тагын "пырт" иттерә. Бу юлы уңайсыз хәлдән аны Пьер Безухов коткара:
- Гафу итегез, бүген иртән-иртүк атка атланып чыгып кергән идем, шуның нәтиҗәседер инде.
Наташа аңа рәхмәтле караш ташлый.
Берничә минут баргач поручик Ржевский әйтеп куя:
- Әфәнделәр, әгәр бу усырак туташ тагын һава бозса, минем борчак боткасын ашаганымны белеп калыгыз!

Бер ир кабакка керә дә биш рюмка аракы сорый. Аннан дүрт рюмка китертә. Аннан - өч. Аннан - ике. Соңгы ике рюмканы эчеп куйганнан соң башын тотып уйга кала: "Бу нинди хәл инде? Азрак эчкән саен күбрәк исерәм".

Егет белән кыз танышалар һәм бергә төн үткәрәләр.
- Ә синең СПИД белән авырмый дигән белешмәң бармы? - дип сорый иртән кыз егеттән.
- Бар. Ә нәрсә соң?
- Ертып ташласаң да була.

Бер ханым ветеринарга этен алып килә һәм шушы минутта ук аның койрыгын кисеп ташларга куша.
- Нәрсә булды, нигә шундый ашыгычлык? - ди врач.
- Иртәгә каенанам киләсе: ул барында сөенгән сыман койрык болгап йөрмәсен дим.

Тегүче - заказчыга:
- Сез өйләнгәнме?
- Өйләнгән.
- Ул чакта язып куябыз: пинжәк аслыгында яшерен кесә.

Хатыны ялдан кайтып төшә. Ире, мыскыллы елмаеп:
- Я, бу юлы күпме акча эшләдең?
- 10 мең.
- Кирәк бит, ә! Мин синең белән йоклаган өчен бер тәңкәдән күбрәк акча бирмәс идем!
- Ә мин бер тәңкәдән күбрәк алмадым да.

- Әгәр син мине кире каксаң, мин үләм, - ди егет.
Кыз аны кире кага. Егет, чыннан да, алтмыш елдан җан-тәслим кыла.

Соңгы автобуска өлгерә алмый калган бер ир дер-дер килеп урамда басып тора, чөнки тышта суык, җил, яңгыр сибәли. Аның яныннан ротвейлер токымлы эте белән яңа урыс узып бара.
- Әй, мужик, җылынасың киләме?
- Килә.
Яңа урыс, этен каешыннан ычкындырып:
- Фас!

Шайтаннар фәрештәләрне футбол уйнарга чакыралар.
- Без барыбер сезне җиңәчәкбез, - диләр фәрештәләр, - чөнки иң яхшы уенчылар бездә.
- Аның каравы, бөтен судьялар безнеке, - дип җавап бирә шайтаннар.

Укытучы (хатын-кыз) - Вәлинең әтисенә:
- Сезнең улыгыз мине фахишә дип атады!
Әтисе Вәлине сүгәргә тотына:
- Ах, син, эттән туган нәрсә! Укытучы сине укытамы? Укыта! Кайгыртамы? Кайгырта! Аның эштән соң нәрсә белән шөгыльләнүендә синең ни эшең бар!

Хәтәр генә бер мужик кабакка килеп керә дә, барменга боера:
- 100 грамм аракы!
Тегесе салып бирә. Мужик кесәсеннән мензурка белән таныклык чыгара:
- Тикшерү өчен салдырдым. Монда 75 грамм! 1000 сум штраф.
Икенче көнне кич белән шушы ук вакыйга тагын кабатлана. Тикшерүче мужик барменга сорау бирә:
- Агайне, син бит мине таныдың, шуңа да карамастан тагын 75 грамм гына салып бирдең?
- Сезнең ише бәйләнчек бетләр аркасында кулымны бозганчы лучше мин 1000 сум штраф түлим.

- Бик яхшы кер юу машинасы сатып алдым. Үзе юа, үзе сыга. Ә иң мөһиме - бернинди тавышы юк!
- Ә минеке үзе суын, порошогын сала, юа, сыга. Әмма тавышына чыдарлык түгел.
- Чит илнекедер әле?
- Нинди чит илнеке булсын, күрше авылныкы бит ул - Нәфисә!

Берничә ир-ат сыраханәдә утыралар. Урамда янгын сүндерү машинасы чинаган тавыш ишетелә. Вәли торып баса.
- Егетләр, ишетеп торасыз, миңа вакыт.
- Әллә янгын сүндерү командасында эшли башладыңмы?
- Юк. Сөяркәмнең ире янгын сүндерүче.

Туй мәҗлесеннән соң кияү белән кәләш кунакханәгә киләләр.
Яшь ир - администраторга:
- Иртәгәгә кадәр иң яхшы бүлмә.
Ул кунак карточкасын тутырган арада администратор кәләшнең шатлыгын уртаклаша:
- Сез бәхетле, туташ. Бу әфәнде башка вакытларда бүлмәне бер гейә сәгатькә алып тора иде.

Дәрестә:
- Вәли, ике икең ничә?
- Белмим.
- Ник белмисең?
- Әни кунакка киткән иде, дәрес хәзерләп булмады.
- Утыр, ике! Гали, ике икең ничә?
- Белмим.
- Ник?
- Әти соң гына кайтты.
- Утыр, ике! Садрый, ике икең ничә?
- Белмим.
- Ник?
- Минем абый кичә төрмәдән кайтып төште...
- Син нәрсә, мине төрмәче абыең белән куркытмакчы буласыңмы? Утыр, өч.

Яшь адвокат беренче тапкыр яклап чыгыш ясый:
- Әфәнделәр! Гаепләнүченең миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итуе - үзе үк аның акыл зәгыйфьлегенә ныклы дәлил!

- Официант, бу тавыкның бер аягы икенчесеннән кыскарак.
- Ә сез аның белән биергә җыенасызмы әллә?

- Әни, литр нәрсә ул?
- Литрың шул ук метр инде. Әмма юеше!

Берәүдән сорыйлар икән:
- Ник гомер буе "Запорожец"та йөрисен? Адәм ратле машина сатып алыр идең.
Тегесе:
- Беренчедән, ул бензинны аз ашый, икенчедән, аны берәу дә урламый, өченчедән, һәм монысы ин мөһиме, минем хатын бу машинага утырырга җирәнә.

- Ярдәм итегез! Ярдәм... Батам!
- Кызганыч, әфәндем, беренчедән, су салкын, икенчедән, минем суга батучыны коткарган өчен бер медалем бар инде!

- Гаепләнүчене таныйсызмы?! Сезнең машинагызны чынлап та шушы кеше урладымы?
- Кичерегез, судья әфәнде, ул кешенең адвокаты чыгышыннан соң бөтенләй икеләнеп калдым - машинам булды микән сон минем?..

Татар теле дәресендә.
- Алсу, "ярату" сүзенең киләчәк заманда төрләнеше ничек?
- Кияүгә чыгу.

"Яңа урыс"ка бик тиз генә баш бухгалтер табарга кирәк була.
- Мин белган бер бик шәп кандидат бар барын, - ди аңа менеджеры. - Тик аның тагын ярты ел утырасы бар әле...

Аптекага килеп кергән берәү сорый икән:
- Тараканнарга ни дә булса бармы сездә?
- Ә сезнең тараканнарыгыз нинди чирдән интегә?

Яңа заман грузин бае үзенең дустына әйтә икән:
- Гиви, беләсең килсә, джип сатып алдым мин!
- "Чероки"мы?
- Юк, широки түгел, бөтенләй узки!

- Минем әти эшендә гел сызгыра.
- Алайса, шат күңелле кеше инде.
- Юк, ул - милиционер.

- Әйдә, зоопарк булып уйныйк, - ди бер малай иптәшенә.
- Мин андый уенны белмим.
- Өйрәнүе җиңел генә, мин маймыл булырмын, ә син миңа банан ашатырсың.

- Минем бабай галәмәт кыю кеше булган. Бервакыт ул арысланнар ябылган читлеккә кереп киткән.
- Чыккач үзен күккә чөйгәннәрдер, мөгаен?
- Ә кем әйтте әле сиңа аны чыккан дип?

- Мин үскәч архитектор булам да, үземә түм-түгәрәк өй салам.
- Ник түм-түгәрәк?!
- Почмакта торып туйган бит инде.

Яңа заман бае Венада иң яхшы кунакханәгә урнаша, ресторанга керә һәм төшке ашка заказ бирә. Ләкин десертка ни китертергә белмичә аптырый.
- Бәлки, әфлисун боламыгы китерергәдер?
- Юк.
- Сөтле кофе?
- Юк.
- Бәлки, шарлотка кирәктер сезгә?
- Шарлоткамы? - дип җанланып китә турист. - Ярый! Туп-туры минем номерга керсен!

Банкир Ротшильд күренекле трагик актриса Сара Бернарның спектаклен карый. Актриса моны белеп аңа тормыш хәлләренең бик авыр булуы хакында язу җибәрә. Банкир үзенең җавабында актрисаны бик тә ошатуын әйтә һәм ахырдан:
- Сезгә, мең франкка өстәп, миллион мактау сүзләремне ирештерәм, - дип тә өстәп куя.
- Киресенчә булса иде... - дип, тирән сулап куйган Сара Бернар, язуны алгач...

Бер сантыйрак адәм үзенең танышына:
- Безнең кодачабыз бар, көтмәгәндә-уйламаганда ире үлеп китте. Кодачабызның пенсиягә яше җитми, эшкә урнаша алмый - урын юк. Ә яшәргә, җан асрарга кирәк бит. Туган-тумачалар җыелып киңәштек тә тотып кыйнадык үзен - беренче группа инвалид иттек. Хәзер шәп кенә пенсия ала. Тол хатынга шулай да ярдәм итмәгәч...

Ике хатын сөйләшә:
- Ирең Петро исереп кайткач сөйләшәсәңме соң үзе белән?
- Аллам сакласын! Айныганчы ләм-мим, дәшмим! Ә син нишлисең?
- Сөйләшәм шул. Гомер буе дәшми йөреп булмый ич инде...

Фирма хуҗасы үзенә эшкә керүчегә әйтә:
- Документларыгыздан күренгәнчә, сез соңгы елда 14 тапкыр эш урынын алыштыргансыз!
- Әйе, мине һәркем үзенә йолкып алырга гына тора...

- Баскыч төбендә сагалап торып яңагыма кундырырга теләделәр.
- Каян беләсөң?
- Теләмәсәләр, кундырмаслар иде...

Бер кеше өенә кайткан да хатыны янына менеп яткан. Бервакыт бу карават астында кемнеңдер тырнашканын ишетеп ала. Шунда бу кеше карават астына кулын тыга да болай дип сорый:
- Рекс, синме бу?
Карават астындагы "Рекс" хуҗа кешенең кулын ялап куя да:
- Әйе, бу мин - Рекс! - дип җавап бирә.

- Рөстәм, кичә пляжда әтиеңне күрдем. Аның аркасында нинди татуировка иде ул: 00-08 ТТА дигән?
- Ә-ә-ә, татуировка түгел лә, әти гараж ишеген ачканда әни ялгыш газга баскан...

Өч малай бәхәсләшә: кемнәрнең өе зуррак?!
- Безнеке! - ди берсе. - Безнең өйгә өч "Жигули" эһ тә итми сыя!
- Хи, ә безнекенә өч танк кертергә була! - ди икенчесе.
Өченчесе бераз уйланып торган да, болай дигән:
- Кичә әти түр якта газета укып утырганда миңа болай ди: "Улым, кухняда нәрсәдер безелди, форточканы ачып чыгарып җибәр әле шуны!" Мин мотоциклыма менеп атландым да, киттем. Ике сәгатьтән барып җитеп карасам... Форточкадан ТУ-134 самолеты очып кергән дә, чыга алмыйча люстра тирәсендә әйләнеп йөри икән...

- Идрис, кыш көне чебеннәр кая китә? - дип сорый бер бала иптәшеннән.
- Шуны да белмәскә, җылы якка очалар, - ди тегесе.

Ике малай сөйләшә.
- Син инглизчә беләсеңме? - дип сорый берсе.
- Әлбәттә, - ди икенчесе, - мәсәлән: "Гитлер капут!"
- Бу бит немецчә...
- Бәй, димәк мин немецчә дә беләм булып чыга түгелме соң?!

- Әгәр син миллион сум тапсаң, нишләр идең?
- Яртысын сиңа бирер идем. Ә син нишләр идең?
- Рәхмәт әйтер идем.

- Мин әтием кебек аена мең доллар акча эшләү турында хыялланам.
- Синең әтиең аена мең доллар акча эшлиме?
- Юк, ул да бу хакта хыяллана...

- Сине атаң нигә кыйнады?
- Ул миңа чалбар сатып алган иде, ә ул кечкенә булып чыкты.

Ире - хатынына:
- Син кем белән ярты сәгать телефоннан сөйләштең?
- Абый белән.
- Кайсы абыең?
- Мансур дидеме шунда...

Автомобиль авариясеннән китерелгән авыру янында ике табиб сөйләшә икән.
- Әйе, хәле авыр, аның сул аягын кисәргә кирәк, - ди беренче доктор.
- Икесен дә, икесен дә! - ди икенчесе.
- Юк, берсен генә!
- Икесен дә!
Беренчесе бераз тынычланып:
- Ярар, икесен дә кисәрбез. Юк-бар өчен нәрсәгә бәхәсләшәбез соң әле?!

- Сез французмы?
- Юк.
- Алайса, без якташлар икән бит.
- Ничек якташлар?
- Мин дә француз түгел бит.

- Иван, әйдә балыкка киттек!
- Юк, бармыйм, хатын бүген миңа өйдә эчәргә рөхсәт итте.

Мосафир адашып бер авылга килеп керә. Чаттагы өйнең тәрәзәсен шакый: "Бер генә чүмеч су бирегез, зинһар, юксә шулхәтле ашыйсым килә, хәтта кунарга да урыным юк".

Чукча - сатучыга:
- Менә бу гармун күпме тора?
- Без аны чукчаларга сатмыйбыз.
- Ә минем чукча икәнлекне кайдан белдегез?
- Чөнки сез сораган нәрсә гармун түгел, җылыту батареясе.

Хирург студент-практикантка сөйли:
- Мин беләм, бу синең беренче операцияң. Син дулкынланасың, әлбәттә. Әмма сак бул, явыруны ярганнан соң скальпельга каты басма - өстәлне тишәрсең.

"Ашыгыч ярдәм" табибы авыруны карый:
- Миңа калса, сезне еллар буе ниндидер зәхмәт газаплап, тормышыгызны агулап килә.
Авыру:
- Шыпырт, доктор, ул хатын күрше бүлмәдә утыра бит. Ишетсә, зәхмәте сезгә дә кагылыр...

- Лотерея билеты алыгыз. 10 сумга машина хәтле машина отып була.
- Юк инде, иптәшкәй, гафу итегез, үткән юлы да шулай дип саткан идегез, нибары мотоцикл гына чыкты.

- Син ничек уйлыйсың, әнкәсе: малайны өйләндерергә кирәк, минемчә?
- Яшь бит әле, бераз акыл җыйсын иде.
- Акыл җыйгач, ничек өйләнсен инде ул?!

Бер бик бай әфәнде кунакта егетләр алдында кәпәренә:
- Минем кызларым иргә чыкканда башкалар алдында кызармаячак. 18 яшьлек кызым башлы-күзле булганда мин аңа 18 мең доллар, 25 яшьлеге башка чыкканда 25 мең һәм 30 яшьлегенә 30 мең доллар акча бирәчәкмен!
- Гафу итегез, әфәнде, - ди шулчак егетләрнең берсе, - сезнең, бәлки, 50 яшьләр тирәсендәге кызыгыз да бардыр? Мин аңа берсүзсез өйләнер идем!

- Карале, Нәфисә, син бит миңа кияүгә чыгар алдыннан: "Мин - кыз!" - дигән идең!
- Чынлап та, мин ул чакта кыз идем. Ышанмасаң, Рафистан сора!

Хатын - иренә:
- Әйтче, кадерлем, сиңа хатын-кызларның кайсылары күбрәк ошый: чибәрләреме, әллә акыллыларымы?
- Миңа, бәгырькәем, болары да, тегеләре дә ошамый. Шуңа күрә сиңа өйләндем дә инде...

Көнче хатын, иренең пинжәгендә озын чәч бөртеген тапкан саен җәнҗал куптара икән. Менә бер көн, иренең пинжәгендә бер чәч бөртеген дә тапмагач:
- Әй, оятсыз! Син инде хәзер пеләш хатыннар белән буталып йөрүдән дә җирәнмисең икән! - дип әйтте, ди.

- Сез мине таныйсызмы? Юк? Ничек инде? Хәтерлисезме, сез миңа моннан берничә ел элек кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган идегез?
- Һәм сез чыктыгызмы?

Бер пычрак күлләвектә утыручы исерек янына милиционер килә.
- Сез монда нәрсә эшлисез?
- Ә син кем?
- Милиционер.
- Ә син диңгезнекеме, әллә коры җирнекеме?
- Коры җирнеке.
- Алай булгач, ни дип диңгез эшләренә тыкшынасың?

- Имтиханнарда мин тарихтан кала барлык фәннәрдән дә икеле алдым.
- Ә тарихтан ничәле?
- Ә тарихтан имтихан булмады.

Тәҗрибәле чиновник яшь хезмәттәшенә акыл бирә:
- Бернәрсәне да йөрәгеңә кабул итмә. Исеңдә калдыр: мәсьәләләрнең туксан проценты үзеннән-үзе хәл ителә, ә калган ун проценты - тәгәрәп үлсәң дә хәл итеп булмый торган мәсьәләләр.

Судта:
- Сезне аклавы авыр булачак, ханым. Сез ирегезне алдагансыз, ул сезне җинаять эшләгән чагыгызда тоткан.
- Алдакчы мин түгел, ә ул. Үзе Мәскәүгә барам дип чыгып китте, ә үзе бер сәгатьтән кире кайтып керде!

Әнисе – улына:
- Балакаем, мин синең чәеңә көмеш балкашыгы тыгам, чөнки көмеш микробларны үтерә.
Улы:
- Нәрсә, мин хәзер микроб үләксәләре белән тулы чәй чөмереп утырыйммы?

Олы гәүдәле бер ханым кибеттә бик озак туфли сайлаганнан соң:
- Болардан да зуррак туфлиләр юкмыни, – дип сорый.
- Юк шул, ханым, 49-чы үлчәмнән соң чемоданнар китә инде.

Бер хатынның ире көтмәгәндә кайтып керә, хатыны сөяркәсен кая яшерергә белми. Ниhаять, соңгы мизгелдә аны шәрә килеш кухняга бастырып куя. Ире, моны күрү белән:
- Бу нәрсә тагын? – дип сорый.
- Күрмисеңме инде: антик hәйкәл ич! Вәлиуллиннарда күргән идем шундыйны, мин дә сатып алдым. Хәзер алар модада бит.
Утларны сүндереп йокларга яткач, ире кухняга чыгып чәй куя, бутерброд ясый hәм “hәйкәлгә” суза.
- Ашыйсың киләме?
- Әhә...
- Аша-аша. Вәлиуллиннарда hәйкәл булып торганда үзем дә шулхәтле интеккән идем. Шунда ник берсе килеп хәлгә керсен!..

Химия укытучысы:
- Иптәш директор, тәҗрибәләр ясау өчен спирт кайтарткансыз икән. Әйбәт булган.
Директор:
- Ш-ш-шулай ш-ш-шул. Мин менә тәҗрибәне ясап та утырам бит инде, к-к-күрмисеңмени?

Бер үтә саран кеше өенә тыны бетеп килеп керә. Хатыны моңардан:
- Нишләдең, шулхәтле арыгансың?
- Өйгә кайтканда бер сум акчаны янга калдырыйм дип, трамвайга утырмастан аның артыннан йөгердем, – ди.
- Ахмак син! – дип әйтә аңа хатыны. – Трамвай артыннан йөгергәнче ник такси артыннан йөгермәдең? Унбиш сумны янга калдырган булыр идең бит!

Бер саран ике лотерея билеты алган hәм берсенә “Ока” автомобиле откан. Шулай да, бик күңелсез йөри. Кешеләр аңардан:
- Ни булды, отышка риза түгелсеңме әллә? - дип сорагач:
- Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма бик үкенеп торам әле, – дип әйткән, ди.

Бер кеше ашханәдә шулпа чөмереп утыра. Аның янына киләләр дә:
- Гайфетдин, тизрәк өеңә кайт, каенанаң вафат булды! - диләр.
Тегесе ләм-мим, шулпа чөмереп утыра бирә.
- Әй, Гайфетдин, ишетмисеңме әллә, каенанаң җан тәслим кылды бит! Кайт тизрәк!
- Ишетәм, ишетәм, – дип иренеп кенә әйтә тегесе, шулпасыннан авызын алмыйча.
- И, Гайфетдин, шулхәтле мәрхәмәтсез икәнеңне белми йөргәнбез икән! – диләр аңа шунда янындагы кешеләр.
Шунда инде Гайфетдин башын күтәрә дә әйтә:
- Ник бәйләнә бирәсез? Мәрхәмәтсез имеш! Менә шулпамны ашап кына бетерим әле, шунда күрерсез бу хәбәр аркасында нихәтле тирән кайгыга батачагымны!

Таза гына бер ханым табибка килә дә:
- Духтыр-әфәнде, зинhар өчен ярдәм бирегез! Миңа ирем туган көнемә бер бүләк алып бирде, тик мин аның эченә hич сыя алмыйм! - ди.
- Хафа булмагыз, – ди табиб, – мин сезгә хәзер бик шәп диета язып бирәм. Аны сакласагыз, бер-ике атнадан соң үзегезнең яңа күлмәгегезне кия алырсыз.
- Нинди күлмәк булсын, доктор! Ирем бүләк иткән әйбер – ул бит күлмәк түгел, “Ока” машинасы!

Бер минут көлү, кеше гөмерен өч сәгатька озынайта!

өскә   алга

(      www.tatar.kz   сайтыннан материал кулланылды)
Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Җәмәгать!
Безгә үзегезнең күңелле hәм мавыктыргыч хәлләрегезне монда язып җибәрегез. Алар мөмкин булса татар телендә булсын иде.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz