татарлар
ОреШок


РӘШИТ ШАМКАЙ МӘЗӘКЛӘРЕ

Чукча хәзер бер ел ярымга китә нерпалар тотарга - охотага китә. Кайтса, хатыны корсаклы.
- Син нәрсә, - ди, - мать твою, син бит монда гулять иткәнсең!
- Юк, - ди, - юк, картым, гулять итмәдем, мин синең паспорттагы фотокарточкаңа карап тордым да, сине сагынып, сине яратып карап тордым да, шулай корсакка уздым, - ди.
Чукча:
- Ә, алай булса, ярый! - ди.
Шуннан, бер атна узгач, чукча йокысыннан сикереп тора да:
- Ә ничек аннан уза алдың? Мин бит анда - паспортта - билдән генә төшкәнмен! - ди.

Чукча ике билет алган. Хәзер сорыйлар тегеннән:
- Ә нәрсәгә соң ике билет алдың?
- А вдруг, - ди чукча, - берсе югалса?
- Ә икенчесе дә югалса, нишләрсең?
- Юк, - ди, - чукча умный, чукча - не дурак, у меня еще проездной есть, - дип әйтте, ди.

Хәзер грузин партияга керә.
- Все, - ди, - не хочу менә болай йөрергә. Хочу командовать. Хочу фәлән-фәсмәтән: начальником быть хочу! - ди.
Грузиннан сорыйлар:
- А син, Гурами, беләсеңме: ул бит, партийный булгач, аракы эчәргә ярамый!
- Хорошо, не буду! - ди.
- Аннан соң, сез бит темпераментный халык, хатын-кыз белән шаярырга ярамый!
- Хорошо, не буду! - ди.
- Аннан соң, сез бит бик азартный халык, азартный уеннар уйнарга ярамый!
- Хорошо, не буду! - ди.
- Ә менә алай, не будешь та не будешь, вдруг ил белән берәр хәл булса, менә за Родину жизнь отдашмы?
Шуннан Гурами уйлап-уйлап тора да:
- Отдам, отдам, на хрен мне такой жизнь! - ди.

Берәү Африкада бер сигез-тугыз ел эшләп кайта. Үзе белән чылбырда бәләкәй генә маймыл да алып кайта. Хәзер моңардан дус-ишләре сорыйлар:
- Ну, как там насчет баб?
- Ну, анда, - ди, - конечно, саванналар, саванналарда төрле-төрле хайваннар: филләр, арысланнар, тегесе-монысы...
- Юк, без синнән сорыйбыз: насчет баб как?
- Ну, анда, конечно, зарплатаны бирәләр марка белән, аннан соң доллар белән дә...
- Юк, насчет баб мы спрашиваем, - диләр, - ничек?
- Ну, анда, - ди, барханнар, тегесе-монысы...
- Нет, ты расскажи нам насчет баб! - диләр.
Шуннан соң теге чылбырдагы маймыл телгә килә:
- Атай! Әйт инде шуларга бер сүз! Анай турында сорыйлар бит! - ди.

Самолеттан бер негр килеп төшә. Бер атасы белән малае негрның төшкәнен карап торалар. Малай әйтә:
- Папа, папа, гляди: обезьяна чыкты! -ди.
Шуннан соң теге негр килә дә:
- Скажите своему сыну, я не обезьяна, я человек! - ди.
Атасы әйтә:
- Сынок, ты погляди-ка: говорящая обезьяна! - ди.

Бер хохолның хохлушкасы кара малай таба. Шуннан соң чыгалар да тегеңә әйтәләр:
- Хатының кара малай тапты - негр тапты!
- Вот, вот, жди аңардан, - ди, - вечно у нее подгорает! - ди.

Бер белгечтән сораганнар:
- Почему женщины дольше живут, чем мужчины?
Шуннан теге уйлап-уйлап торган да:
- Потому что у женщин нет жен! - дип әйткән, ди.

Өч хатын төнлә авыл урамыннан үтеп баралар. Бер исерек ята. Хатыннарның берсе әйтә:
- Карыйм әле: бу минем мужик түгел микән?
Капшаштырып карый да:
- Юк, - ди, - бу минеке түгел.
Икенчесе әйтә:
- Туктале, минеке түгел микән?
Капшаштырып карый да:
- Юк, бу минеке түгел, күршенеке дә түгел, - ди.
Шуннан соң өченчесе килә дә, капшаштырып:
- Какой синеке-минеке, бу вообще безнең авылныкы түгел! - дип әйтә, ди.

Бер бабай йөз дә унбиш яшь яши. Шуннан бабай янына журналистлар киләләр дә сорыйлар үзеннән:
- Бабай, әйт әле, ничегрәк менә шушындый күп итеп яшәдең син?
Бабай әйтә:
- Ну, мин, - ди, - аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, хатын-кыз белән шаярмадым, үземнең Сәрбиҗамалым белән генә яшәдем инде! Гомер буе саф һавада йөрдем. В общем, буразнадан чыкмадым инде!- ди.
- Ә менә, бабай, әгәр дә син аракы эчсәң, тәмәке тартсаң, хатын-кыз белән артыгын кылансаң, күпме яшәр идең икән?
Бабай әйтә:
- Анысын мин белмим инде. Менә минем атай гомер буе эчте, гомер буе тартты, хатын-кыз белән кыланмаганы калмады, әнә ул мич арасында похмелиться итеп ята, аңардан сорагыз! - дип әйтте, ди.

Бер хатын яңа тун кигән дә, көзге каршында боргаланып тора. Бәләкәй генә малае килгән дә:
- Анай! Анай, дим! Бу тунны атай алып бирдеме?
- Атаңның пычагы! Атаңа ышанып ятсам, син дә булмас идең! - дип әтте, ди.

Берәү ызбасыннан чыккан да, киерелеп-сузылып:
- Эх, йемерттереп нәрсәдер эшлисе килә! Кереп ятып торыйм әле, может, пройдет! - дип әйтте, ди.

Ике хатын күрешкән.
- Ничегрәк яшисез? - дип сорый берсе.
- Әйбәт яшибез.
- Ай, алла, сезне бик начар яши, дип ишеттек.
- Юк, юк, аллага шөкер, күгәрченнәрдәй гөҗ-гөҗ-гөҗ килеп яшибез!
- Ай, алла, сезне бик начар яшиләр, хәлләре аерылышуга таба бара, дип ишеттек!
- Кеше сүзе кеше үтерә инде, име? Юк, юк, юк, әлхәмделиллаһи, күгәрченнәрчә гөҗ-гөҗ-гөҗ килеп яшибез! Тәрәзәдән әле беребез очып чыга, әле беребез очып чыга... - дип әйтте, ди.

Берәүләрнең тавыклары сразу гына бик эре йомыркалар сала башлыйлар. Гаҗәп бит бу! Егрме тавыкның егермесе дә менә мондый күкәй сала! Бу бит әйбәт бит! Бу бит прогресс! Бер йомырка белән бит, понимаешь, целый бер семьяга тәбә пешерергә була!
Шуннан болар әйтәләр:
- Әтәчне наградить итәргә кирәк!
Әтәчне чакырып кертәләр. Әтәч керә важный гына.
- Әтәч! Молодец! Тавыкларның егермесе дә менә шундый эре йомырка сала башладылар. Без сине шуның өчен наградить итәргә булдык! Эшеңне дальше да шулай продолжай! Молодец! - диләр.
Шуннан әтәч уйлап-уйлап йөри дә бераз, бер-ике күкәйгә тибеп тә куя:
- Мин, - ди, - конечно, награданы алам, не без этого, - ди, - но күрше ата күркәнең анасын өшкерәм! - дип әйтте, ди.

Бер салмыш летчик банкеттан соң өенә кайта. Үзенең ишеген таба да, звонокка баса да:
- ТУ-134 посадка просит! - ди.
Шуннан хатыны глазоктан карый да:
- Син, - ди, - бүген исерек, кертмим, кит моннан! - ди.
Шуннан тегесе әйләнә-тулгана да:
- ТУ-134 запасной аэродромга китте! - дип, теге очтагы сөяркәсенә бара.
Шуңарда куна, иртә белән башын төзәтә дә, кайта. Кайта да, звонокка баса да:
- ТУ-134 посадка просит! - ди. Шуннан хатыны глазоктан карый да:
- Бераз гына әйләнгәләп килегез! Посадочный площадка занятый! ИЛ-62ның очып китәсе бар! - дип әйтте, ди.

Бик авыр хәлдә бер мужик ята. Карчыгын дәшеп ала да:
- Карчыгым, кил әле! Менә, зинһар өчен, әйт әле: син миңа изменять иттеңме, хыянәт иттеңме? Хәзер мин сиңа торып суга алмам, сине казнить итә алмам. Курыкма, әйт әле дөресен, хыянәт итмәдеңме син миңа? - ди.
- И, картым! Әйтер идем - терелерсең дип куркам, шул! - дип әйтте, ди.

Берәүнең хатыны, ире командировкага киткәч, бик шаяра торган булган икән. Шуннан ире нишләргә дә белми инде. Китәр алдыннан Чарлига әйтә (бәләкәй генә эт):
- Чарли! Җиңгәңне карап тор: кемнәр килә, кемнәр китә! Шуннан миңа, кайткач, сөйләрсең! - дип өйрәтә шулай этен.
Бер утыз-утыз биш көнлек командировкадан кайткач, этен дәшеп ала да:
- Ну, Чарли, апаң яныңда булдымы берәресе?
Чарли әйтә:
- Һау-һау! - ди.
- Әһә, булганнар. Соң, килеп, нишләделәр?
Чарли:
- Ых-ых-ых! - дип, еш һәм каты итеп сулый башлый.
- Ә күп булдылармы соң? - дип сораса, Чарли:
- У-у-у-у! - дип, улап җибәрде, ди!

Ике малай мунча керә. Шунда огромный бер кеше юына икән - йөз илле килограммлы. Барабан корсаклы. Малалайрның берсе бу кеше янына килә дә:
- Абый, сез кем буласыз? - дип сорый.
- Минме? Мин бомба булам! Ха-ха-ха! - дип көлеп кала икән теге кеше.
Шуннан бу малай иптәшенең янына килә дә:
- Ул үзен бомба дип әйтә, әйдә, - ди, - шартлатабыз үзен!
Малайның иптәше, күрәсең, җиде түгел, җитмеш үлчәп бер кисә торган малай булган:
- Юк, - ди, - моны шартлатырга опасно! - ди.
- Нәрсәсе опасно? Хәзер шырпы төртәтәбез дә почмакка басабыз!
- Юк, - ди, - опасно! Качып өлгерә алмыйбыз! Моның фитиле бик кыска калган! - дип әйтте, ди.

Бер минут көлү, кеше гөмерен өч сәгатька озынайта!

өскә   алга

(      www.tatar.kz   сайтыннан материал кулланылды)
Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Җәмәгать!
Безгә үзегезнең күңелле hәм мавыктыргыч хәлләрегезне монда язып җибәрегез. Алар мөмкин булса татар телендә булсын иде.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz