татарлар
ОреШок


Сайтны танытуның ярдәмче факторлары.

Көннән-көн сез каталоглар, регистраторлар буенча үтәсез, яңа баннер алмашу челтәрләренә керәсез, кнопкалар, баннерлар, ссылкалар алмашасыз һ.б. – чөнки бу таныту ысуллары сезнең күз алдында. Теләсә нинди таныту буенча юньлерәк статьяда алар турында мәгълүмат табарга була. Безгә эзләгечләрдән трафик 50 % ка якын дип даими тукып торалар.

Болар белән килешәм, чыннан да шулай. Тик күз алдыгызга китерегез әле: кеше запростан соң бернинди аерымлыгы булмаган, стандарт дизайнлы, берни аңлатмаучы логотиплы ресурска эләгә… Информацияне алганнан соң кулланучы чыганак турында онытачак кына. Ә хәзер икенче вариант. Шул ук кулланучы биткә керә, анда үзенә таныш логотипны күрә һәм таный. Ник таный? Чөнки аның яраткан ресурслаының берсе булган сайт.ruда ул көн саен диярлек аның кечерәйтелгән копиясен  … КНОПКАДА күрде! Ул бу логотипны тагын кайлардадыр күргән иде инде һәм аның хәтерендә ул инде ныклап урнашкан. Ул андагы кнопкага басмады, чөнки анда андый кнопкалар бик күп иде, тик хәзер берничә таныш түгел сайттан соң (без бит таныш булмаганнарга ышанмыйбыз) таныш йөз очрагач, җанына рәхәт булып китте. Нәтиҗәдә, канәгать кулланучы сезнең сайтны сайланмалар арасына тыга.

Сайт хуҗасы, үзе дә сизмәстән, даими керүче тапты. Ә бу - мәсәлән, минем өчен ниндидер очраклы эзләгечтән керүгә караганда йөз мәртәбә яхшырак. Бу сайт башкалар арасыннан таныш йөзе белән аерылды. Димәк, ресурс нәрсәсе белән дә булса аерылып торырга тиеш. Әгәр дә сезнең тематика берни белән дә аерылмый икән, дизайныгыз булса да аерылып торсын.  Моннан тыш 15-20% интернет кулланучылар кунак битендә язылганнарга да игътибар итә. Болар – кеше сүзенә битараф булмаганнар.  Нишләп сез кунак битенә ешрак кереп аннан төрле кирәкмәгән хатларны юкка чыгармыйсыз? Кунак битендәге бер цензурасыз хат аркасында сез сайтка керүчене югалтырга мөмкин.

Һәм соңгысы. Минемчә сезнең санагычыгыздагы саннарга бар кеше дә битараф түгел. Берничә шактый зур сан күргән кунак сезнең сайт  турында фикерен яхшы  якка үзгәртәчәк. Монда бик зур рольне көтү факторы уйный: «әһә,кеше монда агыла - димәк монда файдалы әйбер булырга тиеш».

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz