татарлар
ОреШок


Каталогларда регистрация үтү.

Каталогларда регистрация ясау процессы бик җайлы үтә, ләкин теләгән нәтиҗәгә ирешү бик кыен.

Иң башта ук әйтеп куйыйм: модератор исемлеккә кертсен өчен Сезнең чыннан да игътибарга лаек сайтыгыз булырга тиеш. Сайтыгызны үзенә иң туры килгән бүлекчәгә урнаштырырга тырышыгыз. Кулланучы каталогларда информацияне ике юл белән эзли:

1. подкаталоглар иерархиясе буенча күчеп.

2.Эчке эзләү системасы аша. Бу система регистрация барышында күрсәткән кыскача эчтәлек , төп сүзләр (аларны модератор үзгәртергә мөмкин) буенча гына эзли.  Үзегезне кулланучы урынына куегыз һәм уйлап карагыз: ул запросны ничек төзер икән? Нинди сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланыр?

Әгәр бу мөмкин икән баш битне генә түгел, ә башка төп битләрне дә өстәгез. Һәрбер шундый бит өчен төп сүзләрнең һәм эчтәлекнең төрле вариантларын кулланыгыз. Бу очракта сезнең битләрегезнең берсен булса да табу мөмкинлеге арта.

Битнең исеменә бер яки берничә төп сүзне кертегез.

Yahoo! Каталогында регистрацияне карап китик.

Yahoo!да регистрация ясау  - ул сайтның трафигын бик нык арттыру. Кайбер онлайн-кибетләр үзләренең кунакларының 70%ы шуннан килә дип белдерә. Тик бу каталогка сайтны кертү алай җайлы түгел. Сезнең бәхетегез булса, регистрациядән соң 2-3 көн эчендә каталогка эләгергә  мөмкин, тик кайвакыт ун тапкыр регистрациядән соң да нәтиҗә булмаячак.

Регистрация вакытында сайтның тасвирламасына 15 сүздән дә күбрәк язмагыз. Yahoo! анда 25кә кадәр сүз язарга мөмкинлек бирә, тик бу вакытта тасвирламаны автомат кыскарту куркынычы бар.

Каталогта сайтлар исем буенча тәртипкә китерелә. Шуңа күрә сайтыгызның исеме «А» дан башланса, ул исемлек башыннан ерак булмас.  Эчке эзләгечне кулланган очракта битләр релевантлык дәрәҗәсе кимү буенча урнаша.  

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz