татарлар
ОреШок


Баннер тексты серләре.

Беренче карашка баннерга текст язу бик җайлы сыман – сайт буенча информация бирелә һәм аңа чакыру языла.  Һәм минемчә менә шуңа күрә андый баннерларның  CTR бик түбән. Ә веб-дизайнга һәм аерым алганда рекламага андый мөнәсәбәт белән ерак китеп булмый. Бик еш кына реклама агентлыклары иң югары CTR дәрәҗәсен табу өчен берничә төр баннер кулланып карарга киңәш итәләр. Бу алым дөрес әлбәттә, ләкин ул очраклы эзләүне хәтерләтә (ләкин әгәр дә түземлегең һәм акчаң җитсә бу юл да яхшы).

Тик логик аңлатма булырга тиештер бит: ник бер баннерга басалар, икенчесенә юк? Һәм үземнең карашны дәлилләргә тырышырмын.

Хәзерге вакытта интернет галәмәт күп сайтны үз эченә ала. Күп очракта кулланучыларның яраткан сайтлары була инде һәм алар аны үзгәртергә бик атлыгып тормыйлар. Моны башка сайтларның түбән сыйфатына сылтап була – тегендә-монда кереп, юньле әйбер тапмагач, кулланучылар кире үз сайтларына кайталар. Бу - факт.

Ә моннан кызыклы нәтижә чыгарырга була: Сез баннерыгызда информация бирергә һәм чакырырга (пассив стратегия) гына түгел, ә кешеләрне үзегезнең сайтка керегә инандырыга (актив стратегия) тиеш. Шул ук вакытта ачык чагылып торган басым булырга тиеш түгел.

Шаккатып челтәрдәге рекламаны күзәтәм: күпме баннер реклама бирүченең пассив позициясе аркасында нәтиҗәсез эшли. Рекламаны җитештерү өчен һәм урын өчен күпме акча түләгәннән соң аларның сайтларына баннер буенча хәзерге вакытта әлеге тема буенча эзләнгәннәр генә керәләр. Ләкин ул очракта эзләгечләр ни өчен кирәк соң. Ярар, акчалары күп булгач теләсә нәрсә кылансыннар.

Ә сезнең белән безне түбәндәгеләр кызыксындырыга тиеш: ничек итеп югары CTRлы (һәм иң мөһиме фән тарафыннан расланган) баннер ясарга?  Ни өчен фәнни расланган? Анысы сез бармак белән күккә төртмәсен, ә кирәк кадәр баннерны яхшы итеп ясый алсын өчен!

Шулай итеп без кулланучыларны инандырга кирәклеген аңладык. Менә инандыру теориясенә иң җайлы мисал: Сезнең баннерыгыздагы җөмләләр «ӘЙЕ» җавабы бирәсе килгән сорау булсын. Мәсәлән, «Сез бәхетле булырга телисезме?».

Әгәр дә сез бу теорияне кулланасыз икән, үзегезнең сорауларыгызда кире кагу кисәкчекләрен калдырмагыз. Ягъни «Сез … теләМИсезме?» дигән сорау кирәкле эффект бирмәячәк? Мондый уңай җаваплы сораулар өчтән дә ким булмаска тиеш. Алардан соң кулланучы инде теләсә нинди сорауга уңай җавап бирәчәк. Ни өчен? Бу сорауга төгәл җавап бирүче юк әлегә. Минемчә, зиһеннең бәхәссез, күзгә күренеп торган нәрсәләрне бүтән тикшеп торасы килми. Инерция буенча безгә кирәкле реакция барлыкка килә.

Иң яхшысы: анимацияле баннер ясарга һәм сорауларны төрле кадрларга урнаштырырга. Тик баннер рәсеменең үзгәрү вакыты кулланучы уйда җавап бирегә җитәрлек вакыттан кимрәк булмасын. Сезгә авыр булмаса, нәтиҗә турында Oreshanet@yandex.ruга язып җибәрегез.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz