татарлар
ОреШок


БИАНАЙ

Ой, үләм! Үләм! Ой, үтерә бу каенана! Ой, үтерә бианай! “Бианай”, русчага переводить итсәң, биамать була! Әнә, залда да утыралардыр әле ул биаматьлар!

Ой, бәйләнә генә бит биамать! Янәсе, кыска итәк киясең, ди. Шулай иелеп идән юам. “Балакаем! Ботларыңны-чатларыңны җыеп йөр! Биатаңның күргән әйберен сорый торган гадәте бар!”

Ой, аҗдаһа минем биамать! Әйтә: “Малаема кияүгә чыкканда, синең пыялаларың ватык булган, диләр!” Янәсе, мин нечестный булганмын, да?! Вот зверь, а! Тамагына тычкан утырса ярар иде! Ярый, биа-отец минем яклы: “Балакаем, әниеңә ышанма! Аның, миңа кияүгә чыкканда, пыялалары гына түгел, хәтта рамнары да юк иде!” - ди.

Вот, аҗдаһа минем биамать - драконша, өч башлы! Янәсе, мин татарча белмим! Как это белмәскә? Беләм! Ул миңа русча: “Иди ты знаешь куда!” Мин аңа татарча: “Синең дә урының шунда!” Ул миңа инглизча: “Хау ду ю ду!” Мин әйтәм: “Үзең дуй давай, ябалак!”

Ох, бәйләнә генә бит минем биамать! Җитмәсә, ирем котырта. Анысы да: “Сиңа өйләнүем экстазда гына булды!” - ди. “Как это, - мин әйтәм, - эстазда булсын? Печәнлектә булды бит!” Үзе дөньяның ялкавы, эшләми, минем җилкәдә утыра. Бер көн мин аңа әйттем әле: “Синнән семьяга бер тиен дә файда юк! Мин сиңа, балалар тапкан өчен, давай, миңа компенсация түлә!” - дидем. “Һе, кадерлем! Ул балалар бит минем материалдан эшләнгән!” - ди. “Ну и что, - мин әйтәм, - синең материалдан! Зато алар минем станокта ясалган!”

Татарча белмәскә - беләм! Менә, җырлар да өйрәттеләр әле миңа! Хәзер сезгә җырлап күрсәтимме? Мин начар беләм, сез миңа ярдәм итегез, пожалуйста! Хәзер!

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем!
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Биек тауның башларында
Автомобиль гаражы.
Гармунчы дип сөйгән идем -
Ялкау булды, заразы!

Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем!
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?

Бер минут көлү, кеше гомерен өч сәгатька озынайта!

өскә   алга

(      www.tatar.kz   сайтыннан материал кулланылды)
Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Җәмәгать!
Безгә үзегезнең күңелле hәм мавыктыргыч хәлләрегезне монда язып җибәрегез. Алар мөмкин булса татар телендә булсын иде.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz