татарлар
ОреШок


ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ

Рәсемгә төшәргә килгән зур авызлы бер кыз авызының уймак кебек кенә булып төшүен теләгән.
- Ярар! – дигән фотограф. – Мин: “Селкенмәгез! Төшерәм!” – дигәч, “Йөзем!” – дип әйтерсез.
Менә бит бәла, теге сүз кызның хәтереннән ычкынган да, ул каушавыннан:
- Күрәгә! - дип кычкырып җибәргән.
- “Күрәгәнең” ничек чыгуын рәсемегезне алгач күрерсез инде, – дигән фотограф.

Колбасаның яңа чыккан вакытында бер кеше аны ничек ашыйсын белми икән. Сатучы моңа ничек ашарга икәнен бәйнә-бәйнә язып биргән. Бу кеше сатучыга бик күп рәхмәтләрен әйтеп бер кулына кәгазь, икенче кулына колбасасын тоткан килеш кайтырга чыккан. Юлда бер зур эт колбасасын тартып алган да качкан. Шунда бу кеше этнең артыннан кычкырып көлеп калган:
- Нәрсә, урладым дип куанасыңмы? Юләр, син бит барыбер ул колбасаны ашый алмаячаксың! Инструкциясе миндә калды бит!

Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:
- Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән.
Беренчесе:
- Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән.

Бер кешенең хатыны гаять усал икән. Бер көнне бик тузынып, ирен кыйнарга чамалагач, тегесе карават астына кереп кача. Шунда хатыны:
- Чык, юкса үтерәм үзеңне! – дип өркетә башлый ирен.
- Юк инде, ирлегемне итәм, барыбер чыкмыйм! – ди тегесе.

Берәүнең төнлә уты сүнеп китә. Хатыны шырпы эзли икән. Шул вакыт ире уянып:
- Нәрсә эзлисең? – дип сорый. Хатыны аңа:
- Ут сүнде, шырпы эзлим, – дип җавап бирә.
- Соң караңгы бит, чыра яндырып нигә эзләмисең, – дип киңәш бирә ире.

Бер кеше кызыл балчыкны ваклаган да базарга алып барган.
- Тычкан даруы! Бик шәп тычкан даруы! – дип кычкырып утыра икән.
Янына кешеләр җыелалар да:
- Моны ничек кулланырга соң? – дип сораштыра башлыйлар.
- Анысы бик җиңел инде аның. Башта тычканны тотасың, аннан соң кайнап торган суга саласың. Ун минут тотканнан соң өстенә шушы даруны сипсәң, күз ачып йомганчы үләчәк! – дип “инструкция” биреп утыра икән тегесе.

Бер исерек урам буйлап кайтып килә икән, абынган да егылган. Тордым гына дигәндә, тагын абынып егылган да:
- Шайтан алгыры, яңадан егыласымны белсәм, баягы егылудан ук тормаган булыр идем, – дип ята икән.

Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда, йөрәге, кибеткә керү теләгеннән котырып, күкрәктән ычкынып китәрдәй булып типсә дә, бу кеше бирешми – йөрәгенә әйтеп бара икән:
- Түз, йөрәгем, кибет турысыннан үтәбез!
Үтеп киткәч:
- И, рәхмәт сиңа, йөрәккәем, маладис, түздең бит, ә! Әйдә инде хәзер шуның өчен әйбәтләп сыйлыйм үзеңне, – дип, кибет эченә кереп китә икән.

Базарга гадәттәгедән шактый соң килгән әбине авылдашлары очраталар.
- Нәрсә, Бибиҗамал-апа, әллә бүген базарга пешком килдеңме?
- И-и, кая инде безгә ул пешкомнар! Җәяү генә килдем!

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

Табиб, авыртам дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым:
- Духтыр-әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән.
Табиб:
- Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – дигән.

Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып куялар:
- Улым, акчаңны кысыбрак тот!
Күп тә үтми улларыннан хат килә:
- Әти, әни, кысып тот, дигәч, әллә катырак кыстым инде, сез җибәргән акча үлде дә китте бит, тагын акча җибәрегез, – дип язган, ди.

Егет белән кыз айлы кичтә капка төбендә торалар. Икесе дә айга карап уйга калганнар. Шунда кыз егеттән сорый икән:
- Бәгырем, син нәрсә турында уйлап торасың әле?
Егете:
- Менә бит, җан кисәккәем, син нәрсә уйласаң, мин дә шуны уйлыйм, – дигән.
Шунда кыз:
- Әй, юньсез, әнә нәрсә уйлап торасың икән әле, – дип, егетне бик нык орышкан, ди.

Иркә хатын төнлә ирен уята икән дә:
- Тыным буыла, сулыш капты, тәрәзәне ач тизрәк!
- Соң бит салкын керер, җылы вакыт түгел ич инде!
- Ач булгач, ач! Ачмасаң, хәзер үләм, бетәм!
Ире торып, зарлана-зарлана, тәрәзәне эзли башлаган, шунда терсәге белән бәрелеп, пыяла ваткан. Пыяла чылтырап коелып төшүгә хатыны: “Уф”, – итеп иркен сулап җибәргән дә тынычланып йоклап киткән.
Иртәгесен “тәрәзәнең кайсы өлгесе ватылды икән?” дип карасалар, тәрәзә түгел, шкаф пыяласы ватылган.

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
- И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
- Ничек курыкмадың соң? – дип сораганнар.
- Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!

Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитүе белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:
- Я, инде аңлашылдымы?
Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән:
- Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? – дип сорый икән үзеннән.

Бер минут көлү, кеше гөмерен өч сәгатька озынайта!

өскә   алга

(      www.tatar.kz   сайтыннан материал кулланылды)
Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Җәмәгать!
Безгә үзегезнең күңелле hәм мавыктыргыч хәлләрегезне монда язып җибәрегез. Алар мөмкин булса татар телендә булсын иде.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz