татарлар
ОреШок


Мәзәкләр

Хатыны гәҗит укып утыручы иренә эндәшә:
- Җитәр инде әйе дип торырга! Минем сөйләп туктаганга инде 10 минут…

Керегез, ханым, чишенегез, ятыгыз… Алдагы кеше керегез… Исәнме, абзый, исәнме… Яхшы бит әйеме?..  Ярый, чык әйдә, чык дим… Бер карадың – җитте. Врачка укыйсы иде аны.

Бер ир иптәшенә: - Мин теге атнада гәҗиткә «үземә тормыш итәр өчен пар эзлим» дип белдерү биргән идем. Менә инде бер капчык хат килде.
– Нәрсә диеп язганнар соң?
– Күпчелек хатта «минекен ал» диелгән.

-Тәмәкене ташлыйм диеп, үз-үзем белән бәхәсләштем әле.
-һәм кем җиңде?
-Мин! Сыралык акча эләкте!

Убырлы карчык юл буенча бара. Каршында туракланып беткән Дию пәрие ята. Убырлы карчык сорый пәридән.
-Нәрсә булды? Илья Муромец тимәгәндер?
-Тагын да начаррак! Урманга ял итергә врачлар килделәр. Исерделәр hәм күз алларына мине сиам игезәкләре дип китерделәр.

Ничек итеп үгезне сыердан аерып була?
-Үгез, сауганда көлеп тора...

Ул шулкадәр саклаган акчасын, хәтта порносайтларга графикасыз кергән...

Контролер:
-Сезнең билетыгыз?
-Ә сезнеке?
-Мин бит контролер!
-Һм-м... Сезнеңчә, әгәр мин электрик булсам, миңа ут өчен түләмәскәмени?!

-Доктор, мин исән каламмы?
-Менә бусын юрамыйк!

Ире хатынына:
-Карчык, мин командировкада вакытта син миңа хыянәт итәсеңме?
-Син юкта мин, сине эзләп, акылымнан шашам, үземне үзем белештермичә, тиле кеше шикелле түшәмгә сикерәм, стенага үрмәлим hәм гөрс итеп идәнгә егылып төшеп, hушымны җуям. Шул мизгелдән файдаланып, берәресе көчләсә генә инде.

Компьютерчиклар семьясында бер малай туа. Бу малай көне- төне компьютер каршында утыра. әти-әниләре моны күреп малайга ташбака бүләк итәләр. Малай риза булып бүлмәсенә кереп ябыла. Вакыт үткәч улыбыз нишли икән дип әти-әнисе бүлмәсенә керәләр. Малайның бер кулына отвёртка тоткан, икенчесендә теге ташбака:
-Ничек тә булса "разгоняться" итергә тиештер ич инде ул...

-Хатының, күрше кызы белән үбешеп торганыңны күргәч нәрсә дип әйтте?
-Бер сүз дә әйтмәде. Ә алдагы ике тешне мин барбер алдырам дигән идем инде.

-Хатыным санаториягә путевка алган иде. Бик кыйммәткә төште төшүен, әмма үзен аклады.
-Нәрсә, симереп кайтты мәллә.
-Юк! Бөтенләй кайтмады!

Бер минут көлү, кеше гөмерен өч сәгатька озынайта!

өскә   алга

(      nurmaschool.pochta.ru   сайтыннан материал кулланылды)
Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Җәмәгать!
Безгә үзегезнең күңелле hәм мавыктыргыч хәлләрегезне монда язып җибәрегез. Алар мөмкин булса татар телендә булсын иде.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz