татарлар
ОреШок


Ничек яхшы исем сайларга?

Сайтны төзү барышында сез картинкалар эзләп табасыз, яңаларын ясыйсыз, рубрикалар ачасыз, текстлар язасыз, аналитик отчет төзисез һ.б. Чынлап та уникаль һәм мавыктыргыч битләр төзү өчен бик күп нәрсәгә өлгерергә кирәк, тагын да күбрәк әйбер һәрвакыт башта торырга тиеш. Һәр минут, һәр сәгать саен безнең каршыда бик тиз чишелергә тиешле мәсьәләләр туа. Бу мәсьәләләрнең барысына да диярлек индивидуаль чишелеш кирәк. Шундый мәсьәләләрнең берсе турында бу биттә информация алырга була. Бу – исемнәр язу.

Кешеләр аралашкан вакыттамы, яки әйләнә-тирәне танып белгәндәме бик мөһим рольне кеше, предмет вакыйга исемнәре уйный. Күренешләрне стандартлаштыру һәм өлешчә характерлаштырудан тыш алар шулай ук безнең игътибарны җәлеп итә һәм тотып кала, кызыксынуны уята. Менә шушы сыйфатларны исемнәрдә кулланырга кирәк тә инде. Исемнәр башкаларны җәлеп иткән вакытта безнең төп ярдәмчеләребезнең берсе. Мин хәзер гомумән  сезнең сайтыгызга җәлеп итүне күздә тотмыйм, ә бары тик конкрет бүлеккә, конкрет материалга җәлеп итүне генә. Үзегез уйлап карагыз: әгәр сайтыгызга керүче үзенә укырга кызыклы материал эзли икән ул иң беренче нәрсәгә караячак? Дөрес, исеменә. Һәм ул үзенә ошаган статьяны исем буенча сайлап ала һәм укый. Шул ук вакытта аңлаешсыз исемле статьялар укылмыйча кала. Мәсәлән гади журналны алыйк. Сез аны укыганда иң беренче эш итеп актара башлыйсыз һәм бары тик кызыклы матерал тапкач кына укыйсыз. Ә материалның субьектив кызыклыгы исемнән, аның рәвешеннән, рәсемнәр булудан тора. Шулай итеп мин «Татарстан яшьләре»н, күрше «Кичке Казан»ны, миллионнарча башка кешеләр үз гәҗитләрен укыйлар. Чынлыкта бу хәл бераз башкачарак була, әлбәттә. Бик зур рольне серверда статьяларның саны,  аларның размеры, урыны да  уйный. Әгәр дә сезнең бары тик дүрт текстыгыз булса исемнәр турында сөйләшеп яту бөтенләй актуальлеген югалта. Шул ук хәл матбугатка да кагыла. Без журналны актармыйча, соңгы хәрефенә кадәр укый алабыз. Һәр кешенең шулай укып бара торган яраткан журналы була бит. Ләкин минемчә, үз проектыңа шундый караш булуын көтеп утыру урынсыз. Шуңа күрә укучыларның кызыксынуын басылган материалларга юнәлтү һәрбер мастерның изге бурычы. Бу бигрәк тә интернетка кагыла, чөнки анда бер сайттан икенчесенә күчү бер клик белән тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк исем куя белү бик җайлы эш түгел. Кайбер редакцияләрдә моның өчен аерым кеше дә билгелиләр. Матералны «тәмле» итеп бирү астында иң беренче чиратта күзгә бәрелеп торган, матур, тәэсирле исем күздә тотыла. Исем сайлаганда берничә гади кагыйдәне бозмаска тырышыгыз. Менә алар:

1. Кыска булса – яхшырак. Күпчелек очракта уңышсыз исемне ике тапкыр кыскартуга ул уңышлыга әйләнә. Гомуми очракта бер-ике сүз белән чикләнергә киңәш итәм. Максимум - 15-20. Чынбарлыкта монда күп нәрсә сүзләрнең үзләреннән тора. Озын, таныш булмаган, аз кулланыла торган сүзләр кулланганда исем дә озын булмаска тиеш. Алайса укучының башында сүзләр боткасы ясала. Ләкин әгәр сез таныш, гомуми җөмләләр кулланасыз икән, озынрак исем дә алырга була.

Бу сорауга физология ягыннан карасаң барысы да үз урынына баса. Без укыганда һәр хәрефне аерым түгел, ә сүзне тулаем кабул иткәнлектән, таныш булмаган сүзне иҗекләп укырга туры килә, киресенчә таныш суз очраса, без аны тизрәк укыйбыз (аңлыйбыз), һәм тиңдәшле рәвештә хәтердә тизрәк эшкәртәбез. Инде таныш сүзтезмәләр беренче сүзләреннән үк аңлашыла.

Хәзер кулланучының исемнәрне уку процессын күзәтик. Исемлекне караганда һәр исемгә укучының ярты секундтан алып, икегә кадәр секунд вакыты үтә, бу аның физиологик һәм акыл үзенчәлекләреннән тора. Әгәр исем катлаулы сүзләр белән тулган икән, укучы аны шушы вакыт эчендә укый, ләкин аңларга өлгерми, чөнки ярты секундтан аның миенә  икенче юлның информациясе керә. Уйлап карагыз әле, сезнең белән шундый хәл булганы юкмы: сез текстны укыдыгыз ди, хәйран гына үзе, ләкин шул ук вакытта – андагы бер сүзне дә хәтерләмисез. Бу нәкъ менә уңышсыз текстның мисалы.

2. Гади, күп кулланнылучы сүзләрдән файдаланыгыз.
Бу кагыйдә элеккегесе белән тулысынча яраша һәм аны тулыландыра. Исемнәрне бик кыскартып жибәрергә дә ярамый, чөнки бу очракта ул грамотасыз кебек кабул ителәчәк. Әгәр дә сез Шамкай яки Туфан Миңнуллин кебек танылган икәнсез, әлбәттә бер җирдә «үзегезчә» сүзләр кертә аласыз. Ләкин анда да тик бер тапкыр. Әгәр сез билгесез автор булсагыз, минем сезгә киңәшем шул: мондый экспирементларда ераграк торыгыз.

3. Ахырга кадәр әйтеп бетермәгез.
Исемнең максаты игтибарны җәлеп итү икән, анда бөтен статьяны ачмау хәерлерәк. Бераз гына әйтелеп бетмәгәнлек бу очракта файдага гына. Мәсәлән, пеликаннар турындагы статьяга исемне «Пеликаннар җылы якка очалар» дип куймаска, ә «Пеликаннар кайда оча?» дип калдырырга. Бу ысул ярдәмендә сез укучының фантазиясен эшкә җигәчәксез, ә кеше  дигәнең бик кызыксынучан булганга, аның үз фантазияләрен тикшереп карыйсы киләчәк.

4. Тыныш билгеләренә игътибарлы булыгыз.
Сорау һәм өндәү билгеләрен гадәттә куярга онытмасалар да , нокта бик еш төшеп кала. Ләкин шулай да нокта күп вакытта өндәүгә караганда да ныграк басым ясый. Нокта җөмләгә тәмамланганлык бирә, укучыда жөмләнең формалашканлыгы һәм әйтелеп бетелгәнлеге тойгысы уята. Моннан тыш, нокта тынычландыра, шуның белән укучыны тыныч, материалны аңлап укуга хәзерли.

Күпнокта киресенчә ышанычсызлык һәм әйтелеп бетмәгәнлек тойгысы тудыра. Ул исемдәге серлелек белән яхшы яраша, ләкин әгәр дә бик күп кулланылса, язган кешенең уйлары буталганлыгы эффекты туа. Бу фикер күбесенчә төп текстка карый әлбәттә, ләкин күпноктага беткән исемнәр санына да игътибар итәргә кирәк.

Хәзер сызык, ике нокта кебек билгеләрне карап үтик. Алар күбесенчә логик операндлар булып хезмәт итәләр. Ягъни укучыдан акыл хезмәте таләп ителә. Сез кешедән эш таләп итәсез, ә кеше бик ялкау бит ул. Игътибар итегез, мондый логик операндлар белән эшләгәндә автоматик рәвештә ассоциатив фикерләү дә кушыла. Ә ул бөтен даими хәтер белән эш итә. Шуңа күрә бу исем кешедә эчке протест тудырырга мөмкин. Бу билгеләрне бик сак кулланырга киңәш итәм.

5. Эмоцияләр белән чамадан тыш мавыкмагыз.
Күпчелек кеше ике (ә өч булса, тагын да яхшырак) сорау билгесе аппонентны тизрәк җавап бирергә этәрә, ә өч өндәү материалга бик зур мөһимлек, әһәмиятлек бирә дип уйлый. Ләкин тел кагыйдәләре буенча җөмләдә өч тә, ике дә түгел, ә бары тик бер өндәү яки сорау билгесе булырга тиеш. Чынлап та күп тапкыр кабатланучы өндәүләр һәм сораулар (исемдә дә, сорауда да) грамотасызлык тойгысы тудыра. Күп өндәүләр белән кечкенә баланың акыруын тасвирларга була : «Әни!!!», «А-а-а!!!», бу вакытта барысы да анлашыла, гәрчә тел кагыйдәләре бозылса да. Калган барлык очракларда да бер өндәү дә бик җитеп тора. Эш тыныш билгеләрендә түгел, ә текста.

6. Бу кагыйдәләрне бозып карагыз.
Әгәр дә сез үзегездә экспирементлар өчен көч тоясыз икән, бу кагыйдәләрне бозып карый аласыз. Нәрсәне һәм ни өчен эшләгәнне, нинди кагыйдәләрне бозганны һәм моның белән нәрсәгә ирешәчәгеңне белеп башкаларныкыннан аерылып торган бик яхшы исем уйлап табарга була. Ләкин иң яхшысы бу кагыйдәләрне белеп торып, аларны практикада куллану.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz