татарлар
ОреШок


Сайт төзегәндә Flash-технология

Өстенлекләре һәм кимчелекләре.

Флэшны сайтта кулланыр алдыннан башта җиде кат үлчәргә кирәк. Күп  кеше аларның чынлыкта ни икәнен дә белми. Берәүләр флэшны кирәк чакта гына кулланса, икенчеләр, белмичә, теләсә кайда куя. Эш шунда ки, флэш ул гади растрлы рәсем (gif, jpg һ.б.) да, HTML да түгел. Ул үзе аерым мультимедиа технологиясе. Һәрбер технологиядәге кебек үк аның да  өстен яклары да, кимчелекләре дә бар.

Флэш-технологияне берничә яктан карарга кирәк:

– сайтның культурасы һәм бизәлеше күзлегеннән;

– функциональ-техник яктан;

– практик яктан;

Сайтның культурасы һәм бизәлеше.

Сайт – ул китап. Ә сез китапны ник сатып аласыз? Дөрес, чөнки аның эчендәге информация кызыклы һәм файдалы. Беркем дә китапны матур тышлыгы яки атаклы авторныкы булганы өчен алмый. Интернетка керүчене хәзер сайтта нидер очып, әйләнеп, сикереп йөрүе белән кызыксындырып булмый. Кешеләрне күбрәк информация кызыксындыра. Флэш информацияне кабул итүгә берникадәр каршылык тудыра. Флэш кулланып төзелгән сайт күбрәк «текә» уенны яки кайчан бетүен барыбыз да түземсезләнеп көтә торган телевизион рекламаны хәтерләтә. Күпчелек очракта бу кулланучыга кирәк булмаган информацияне аңа көчләп тагарга тырышу белән бер. Монда сайтның кулланучылар өчен төзелгәнлеген онытмаска кирәк (әлбәттә, ул сезнең персональ өй битләрегез булмаса).

Мәсәләнең функциональ-техник ягы.

Флэш бүгенге көндә браузерларга интеграцияләнмәгән plug-in модулләрен, мультимедия функцияләрен куллана. Флешны кулланыргамы соң? Үлчәүнең бер тәлинкәсенә флэшны куллануның кирәклеген, икенчесенә аның кимчелекләрен куеп карарга кирәк. Браузерның кайбер функцияләре кирәксезгә әйләнә:

Шрифтның зурлыгын көйләү. Шрифтны браузерның стандарт функцияләре ярдәмендә көйләп булмаячак. Шуңа күрә шрифт веб-мастер ниндине куя шундый булачак (белешмә өчен: барлык дизайнерлар да бик яхшы күрәләр, шуңа вак һәм бик вак шрифт кулланалар);

«Кирегә» кнопкасы. Ул анимациянең башына түгел (шулай көтелсә дә), ә сайтның алдагы битенә күчерәчәк.

Сайтта навигация. Гиперссылкалар мөһим үзлеген югалталар: сайт буенча йөрү барышында аларның төсе шул ук кала. Мин бу биттә булдыммы-юкмы дип искә төшереп утырасы була. Шулай итеп сайт буенча навигация кыенлаша.

Битләр берничә тапкыр «авырая».

Күпчелек флэш-сайтларда навигация уңайсыз.

Флэш белән төзелгән сайтлар күпчелек очракта офлайнда дөрес эшләми (ягъни сайтның битләрен интернеттан үз компьютерыңа күчереп алгач аларны автоном режимда карау  кыенлаша).

Эре информацион сайтларга карата флэшның тагын бер тискәре ягы бар: Flash-элементларда текстны индекслап булмый.

Флэш белән генә төзегән сайтларның релевантлык дәрәҗәсе дә бик түбән.

Практик як.

Техник кимчелекләр бөтен кеше күзенә дә ташланып тормасалар, практик кимчелекләрне күрми калмыйча булмый.

Флеш-элементлар бик зур размерлы.

Флешның мультимедия мөмкинлекләре бик киң, аларны кулланмый түзеп калырга бик кыен.

Флэш-роликлар бер тапкырга гына ясала, аларны яңартуы кыен. Бер битне үзгәртү бөтен сайтка кагылырга мөмкин.

Компьютерга күчергән флэш-сайтлар дөрес күрсәтелми. Флэш форматындагы информация белән элемтә урнаштыру кыен (флеш-элементларны күчерү махсус программалар таләп итә, ә алар күпчелек кулланучыларда юк).

Сайтта флэш куллану алдыннан, үзеңне кулланучы урынына куеп карарга кирәк: аңа информация кирәк, вакыты аз, модем тизлеге, трафик бетеп килә.

Нәтиҗә:

Флеш эре информацион сайтларга каршы күрсәтелгән, чөнки аларның төп максаты – кешеләрне үзенә  җәлеп итү. Флешны тар специализацияле кечкенә сайтларда кулланырга була. Флеш реклама һәм күңел ачу өчен бик яхшы инструмент (баннерлар, промо-сайтлар, уеннар). Әгәр дә флешны кулланмау мөмкин икән, шулай эшләргә кирәк

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz