татарлар
ОреШок


Баннер эше.

Бу биттә без баннерларның төрләре, аларның яхшы, начар якларын, ни өчен куланылуларын карап китәрбез, шулай ук баннер куллануның төп тенденцияләрендә дә тукталырбыз.  Баннер челтәрләре, партнерлык программалары, баннер күрсәтү белән таныту темаларын без читләтеп үтәчәкбез.

Компьютер терминнары сүзлеге баннерга «реклама рәсеме» дигән аңлатма бирә. Чынлыкта бу аңлатма инде 7-8 ел элек үк искерде. Бүген баннерларда чын индустрия төзелгән: берәүләр баннер челтәрләре ача һәм яба, баннер күрсәтүләр сатып алганда/сатканда спекуляциялиләр, икенчеләр баннерларны ясыйлар.

Баннерларның барлыкка килүе белән без «AT& T» исемле Америка телефон компаниясенә бурычлы. Ул 1994 елда 468х60 размерлы үз реклама  блогын hotwired.wired. comсайтында урнаштыра. Интернеттагы яңа эпоха менә бу картинадан башланып китә:

Әйдәгез иң җайлысыннан башлыйк: баннерлар төрле размерда була алалар. Баннерлар безгә АКШтан килгәнгә күрә аларда кулланыла торган форматларны да санап үтик (Россиядә киң куллану тапканнары калын хәреф белән күрсәтелгән).

Раз-
меры
ИсемеБаннер-
ның рә-
веше (Г- гори-
зонталь, В- вер-
тикаль)
Кайда кулланыла
88 x 31кнопкаГ Сайтларның цитаталау индексын арттыру һәм сайтка яңа кешеләр җәлеп итү өчен кулланыла. Эшләү принципы: «Без сезнен кнопкагызны урныштырабыз, сез безнекен куясыз». Санагычка да оптималь вариант.
75 x 75кисәкчек- Россиядә кулланылмый, АКШта да бик сирәк. Информацияне кластерлап бирү өчен бик уңайлы.
100 x 100Квадрат баннер- Киң кулланылышны 1999 елның икенче яртысында тапты. Цитаталау индексын арттыру өчен кулланылмый. Реклама баннеры.
120 x 240-В Товар, эш,хезмәт күрсәтүне рекламалаганда оптималь вариант.
120 x 600-В Үзенең формасы аркасында аска таба сузылган сайтларда киң кулланыла. Күпчелеге – яңалык ленталарында. Товар, эш, хезмәт күрсәтүне рекламалаганда кулланыла.
150 x 80КолакВ Кагыйдә буларак бу төр компьютер тематикасына булган сайтларда яңалыкларны анонслау өчен кулланыла
160 x 600Киң небоскребВ Россиядә бу форматны кулланырга әле беркем дә батырчылык итми. Әгәр дә бу баннерны үз сайтыңа куйсаң, ышана аласын син беренче булачаксың. Әлбәттә мондый форматтагы рекламаны сизми калып булмый (әгәр дә ачканын көтергә түземлеген җитсә)
180 x 150Туры-
почмаклык
Г Бик сирәк формат, кулланылмый диярлек.
200 x 300-В 200х350 карагыз
200 x 350-В Зур размеры аркасында эре информацион сайтларда гына кулланыла. Реклама өчен бик отышлы. Хостинг компанияләре сайтларында да тариф планнарын күрсәтү өчен кулланыла.
234 x 60ЯрымбаннерГ 2001 елдан баннер стандартизациясе тарафыннан кире кагылган.
240 x 400 Вертикаль туры-
почмаклык.
В -
300 x 125-Г -
336 x 280Зур туры-
почмаклык.
Г -
468 x 60Тулы баннерГ Баннер челтәрләренең яраткан форматы. Рекламалау һәм информация бирү өчен ярый. Минемчә, оптималь вариант.
600 x 90НебоскребГ Сайтны бер экранда күрсәтергә теләүче каталогларда, эзләгечләрдә кулланыла. Реклама баннеры. Мәсәлән, Яндекста.
-Rich Media- Күпчелек кеше аларны баннер дип атамый, ләкин бу – баннер. Экраннан өскә ташып чыккан чуарлык һәм эмоцияләр. Бер яктан караганда баннер рекламасының иң эффектив төре, икенче яктан, сайтны бик нык боза. Flash- Java – HTML технологияләр кулланып эшли Форматлары билгеләнмәгән.
       

Яңа баннер форматлары дизайн концепцияләре үзгәргән вакытта барлыкка киләләр. Мәсәлән, элегрәк – сайтны бер экранга сыя торган итеп ясау яхшы тон дип санаганда, 120х600 баннерын куллануны күз алдына китереп булмый, шуңа күрә өстенлек 468х60 баннерларына бирелгән. Бүген киресенчә аска таба сузылучы дизайн өстенрәк, шуңа күрә киң кулланылышны вертикаль баннерлар алачак.

88х31 баннеры да берәр кайчан «үләчәк». Моның сәбәбе: веб-төзүчеләр кунаклардан тартынмыйча сайтка 5-65 шундый кнопка куярга мөмкин, чөнки алар кечкенә размерлы һәм «җиңел». Бу вакытта аерым баннер кирәксез информация кисәге булып кала. Аның әһәмияте гиперссылка- текстныкыннан да түбән төшә. Әгәр дә нәтиҗә шундый булса, нигә күбрәк түләргә? 88 һәм 31 саннары статистика санагычына гына караячак (ул баннер түгел инде).

Баннерлар төрле нәтиҗә өчен эшли һәм моннан чыгып берничә төргә бүленә: максатлы, информацион, эчке, бренд.

Максатлы – челтәрне кулланучыларның аерым катлавына юнәлтелгән. Бу типнын эчтәлеге: билгеле бер товар, информация яисә хезмәт күрсәтү белән кызыктырып реклама бирүченең сайтына алып керү.

Информацион – кулланучыларга товарлар, хезмәт күрсәтүләр яки башка әйбер турында информация бирә һәм шуның белән күбрәк белергә теләүчеләрне җәлеп итә.

Эчке баннерлар – сайт эчендәге биткә ссылка булып хезмәт итәләр. Мәсәлән, хостинг компанияләрендә тариф планнары баннерлары – шундыйлардан.

Бренд – Реклама бирүченең сату маркасын таныталар, товар һәм сату маркасы арасында ассоциация тудыралар.

Баннер төрле форматларда була ала. 4 типтагы баннерлар билгеле: flash кулланып төзегән баннер. Растрлы графика кулланып төзегән баннер (GIF, GIF87a, JPG , pJPEG, PNG, JFIF); HTML-баннер, Java-баннер.

HTML-баннер бүгенге көндә бары тик 468х60 форматында гына таралган. Шул ук вакытта веб-мастерлар күңел төбендә кнопка урынына гади текстлы гиперссылка кую яхшырак икәненә төшенәләр. Кайвакыт шулай эшлиләр дә. Интернетта растрлы баннерлар да кимеп бара. Өстенлек flash-баннерларга бирелә. Бу аңлашыла да: кичәге көн белән генә яшәп булмый бит.

Баннерлар турында тагы ниләр сөйләргә була соң?

Басучанлык (CTR) – баннерны уйнатуның аңа басу санына чагыштырмасының процентлы күрсәткече. Ләкин басучанлыкка игътибар итмичә рекламаланган әйбернең хәтердә калучанлыгына басым ясарга була. Мәсәлән, мин беркайчан да Яндекс уеннары баннерына басканым юк, ләкин аның бар икәнен һәм аның games.yandex.ru адресы буенча урнашканлыгын беләм.

Баннерларның уңышлылыгын күрсәтүче формула юк, ләкин баннерның файдалылыгын билгеләүче сыйфатлар бар.

1)аңлаешлылык һәм гадилек;

2)бәйләнчек булмау;

3)бераз гына төс;

4)үзенә генә хас уңышлы ягы.

Баннер ясау  -  өстә санап кителгән сыйфатларның оптималь вариантын сайлау процессы ул.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәҗбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz