татарлар
ОреШок


Болар сезнең сайтыгызда булмаска тиеш.

Интернет куллануның бераз тәҗрибәсе булу белән башлаучы веб-төзүчеләрнең сайтларын бик тиз танырга була.  Аларның күпчелегенә хас кайбер элементлар турында без бүген сөйләшербез дә.

Анимация – мондый сайтларда иң яраткан алымнарның берсе. Алгы биттәге бик зур анимацияләнгән рәсемнәр, берничә төрле якка юнәлгән йөгерүче юллар, сүнеп-янучы рәсемнәр мондый сайтка керүчене бик тиз чыгарга мәҗбүр итәләр. Ышанып кала аласыз – ул кире кайтмаячак.

Киң рәсемнәр – зур форматлы рәсемнәрнең чыгуын бик озак көтергә туры килә. Аларны кечерәйтеп булмыймы?

Кнопкалар – башлаучы веб-мастерлар алгы биткә 10-20 кнопка, топлар, каталог эмблемалары, дус сайтларга ссылкалар куерга ярата. Уйлап карагыз әле: бәлки  боларның кайберләре кирәк түгелдер…

Бик озын текстлар – кайвакыт сайт бер бик зур файлга сыеп бетә. Бик зур хата! Кулланучы сайтны 2,5-3 экраннан да күбрәк әйләндерергә тиеш түгел.

Фон - башлаучыларның ин киң таралган хаталарының берсе.  Күзгә бәрелеп тора торган, чуар, бер сайт эчендә төрле фон кулланырга кирәкми. Киресенчә,  бертөрле атмосфера тудырырга кирәк. Классик акка кара моделен кулланып карагыз.

Хаталар – һәрвакыт үзегезнең орфографиягезне тикшерегез. Хаталар күп очракта бик авыр тәэсир калдыра һәм сайт турындагы яхшы тәэсирне боза.

Горизонталь – сыгылмасыз дизайн кулланганда горизонталь әйләндерү тасмалары барлыкка киләләр. Үз сайтыгызны төрле экран форматларында тикшерегез.

Төрле шрифтлар – сайт төзегәндә 5 тән дә  күбрәк шрифт кулланмауны кагыйдә итеп алыгыз. Калын хәрефләр дә аерым шрифт итеп санала.

«Әлеге бит ремонтта» – иң кирәксез язу! Әгәр дә сез битне төзәтәсез икән , аңа ссылкаларны алырга кирәк. Кагыйдә буларак 50 битән дә зуррак күләмле сайтларда  SSI яки JavaScript куллану җайлырак. Бу сезгә төп элементларны бик тиз үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк.

Веб-дизайнда да һәр эштәге кебек үк чаманы белергә кирәк, алда санап үтелгән хаталар шуны күрсәтә. Бәлки шуңадыр танылган веб-мастерлар академик ысул гына кулланырга киңәш итәләр. Ә иң яхшысы дизайн буенча китап укып чыгыгыз. Шулвакытта сезнең сайтыгыз сезгә һәм сезнең дусларыгызга гына түгел, ә башкаларга да ошаячак.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәжбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz