татарлар
ОреШок


Котлау хатлары җибәрү белән сайтны таныту.

Кем генә бәйрәмнәрне, котлау, бүләкләрне яратмый икән?.. Әлбәттә иң мөһиме бүләк түгел, ә игътибар. Хәтта бер белмәгән кешедән дә котлау ишетү бик яхшы тәэсир калдыра.

Бу ысул яңа түгел. Аны интернеттан тыш бик киң файдаланалар. Ә менә интернетта ул бик кулланылмый. Ысул үзе бик гади һәм аны аңлату күп вакыт алмас.

Бүген инде беркемне дә телевизор экраныннан яки газета-журнал битләреннән төрле фирма һәм компанияләрнең котлаулары белән шаккаттырып булмый. Асылда бу – реклама, тик хәтерләтүче, анытмасыннар өчен генә. Мондый котлаулар инде билгеле фирмалар тарафыннан яңгырый һәм алар берни дә тәкъдим итмиләр. Ә нигә әле шушы ук ысулны интернет челтәрендә дә кулланмаска? Ләкин мондагы информация хәтерләтүче түгел, ә таныштыручы булачак. Шушында иң кызыгы башлана да инде.Бу ысул халык телендә спам дип йөртелә. Әйе, әйе. Мин бу ысулны бер кеше дә яратмый торган спам итеп түгел, ә кызыклы һәм файдалы итеп кулланырга киңәш итәм.

Ә нәрсә соң ул спам? Спам – ул төрле адресларга, аларның теләгеннән башка реклама характерындагы хатлар җибәрү. Димәк безнең очрак ул әле яртылаш спам гына. Шул ук вакытта ул беркемнең дә ачуын чыгармаячак, ә киресенчә кәефен генә күтәрәчәк. Моңа ничек ирешергә соң? Бик ансат. Әйе, без үз теләкләреннән башка адресатларга хат юллаячакбыз. Берни дә рекламаламаячакбыз. Без бары тик чын күңелдән котлаячакбыз һәм аста кечкенә хәрефләр белән сайт (фирма) исемен һәм аның интернет-адресын язачакбыз. Ышаныгыз, шушы җитәчәк. Күпчелек кешеләр мондый үзләреннән берни дә таләп итмәгән хат алгач, кызыксынып ссылка буенча күчәчәкләр. Ә алар арасында, әлбәттә, сезнең ресурс белән төптәнрәк танышырга теләүчеләре дә булачак. Шуңа күрә дә бу спамерлар ысулын кулланырга тәкъдим ителә. Ул аз вакыт эчендә бик күп кешеләргә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек тудыра. Мин бу ысулга ничек карыйм. Җавап: уңай. Киресенчә булса мин аны сезгә өйрәтмәс идем. Минем уйлавымча ул нәтиҗәләре буенча гади реклама спамыннан өстенрәк тә әле. Минем үземә дә яңа елга шундый бер хат килде. Җылы котлау сүзләре, карарга ук рәхәт. Мин инде сайтка керергә риза идем, тик ссылка тапмадым , бары тик телефон. Ләкин мин реклама спамына катгый рәвештә каршы. Шуны ук сезгә дә телим. Онытмагыз спам сезнең сайтыгызның репутациясен аска тәгәрәтергә мөмкин.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәжбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.
FAYDALI SAYT

Hosted by uCoz