татарлар
ОреШок


Керү битләре

Үкенчекә каршы, һәрвакытта да  барлык битләрне дә теләгән запроска көйләп бетереп булмый. Мин бу статьяда сайтка керүчеләр санын күбәйтүнен тагын бер юлын тасвирлармын. Бу керү битләре (doorway) куллану.

Билгеле булганча һәрбер эзләгеч үзенчә эзли. Иң танылган эзләгечләрдән күп кеше керүне тәэмин итүе бик кыен. Бер эзләгечтә сезнең сайт беренче биттә үк күрсәтелергә мөмкин,  икенчесендә унынчыда. Нишләргә соң: һәр эзләгечтән дә мөмкин кадәр күбрәк файда аласы килә бит. Монда керү битләре  ярдәм итәчәк.

Керү битләре (дорвейлар)- ул билгере бер эзләү системасының билгеле бер запросына көйләнгән битләр. Мондый битләр бик күп булырга мөмкин. Һәрбер төп сүзгә һәм эзләгечкә үз бите. Мондый битләр буенча статистиканы вакытында карап барырга кирәк. Уңышсызларын төзәтергә яки алып ташларга, уңышлыларын тикшереп яхшы якларын яңаларын төзегәндә кулланырга кирәк.

Менә дорвейлар төзү өчен берничә киңәш.

Иңбашта керү бите ясала торган төп сүзтезмәне билгеләргә кирәк. Игтибар итегез: сүз түгел сүзтезмә. Эш шунда ки, интернетта сүзләргә һәм хәтта ике сүздән торган сүзтезмәләргә бик зур конкуренция. Яңа сайтларга мин 3-4 сүздән торган сүзтезмә алырга киңәш итәр идем. Әлбәттә, бу очракта бу сүзгә запрослар да азрак, ләкин дөрес кулланганда нәтиҗә дә әйбәтрәк. Мәсәлән, кайсы яхшырак : «Төркиягә путевкалар» дигән запроста алтынчы биттә   булумы, әллә «Төркия курортларына путевкалар» дигән запроста беренче биттә булумы?

Шулай итеп төп сүзтезмәне билгеләдек, битне төзи башлыйбыз.  «Төркия курортларына путевкалар» дигән сүзтезмә алдык ди. Title тэгына шул ук сүзтезмәне язып куябыз. Тагы да сүзләр өстәргә була, ләкин аларда төп сүзтезмәгә кергән сүзләр дә булсын. Мәсәлән: «Төркия курортларына путевкалар – Төркия курортларына иң арзан путевкалар».

Мета-тэгларны да шушы сүзтезмәгә кергән сүзләр белән тутырабыз. Мета-теглар турында тулырак мәгълүматны Мета-теглар дигән биттән эзләп таба аласыз.

Хәзер керү битенең эчтәлеге турында. Исеменнән үк күренгәнчә аның бөтен эчтәлеге бер генә әйбергә юнәлтелгән: кунак сезнең сайтыгызның төп яки башка битенә керергә тиеш. Керүчене бер нәрсә дә төп темадан читкә юнәлтмәсен. Бернинди баннер да, бернинди башка сайтка ссылка да юк. Бары тик бердәнбер ссылка – сезнең биткә. Ә битнең тексты мәгънәле һәм  төп сүзтезмәгә туры килерлек булырга тиеш. Анда төп сүзтезмә берничә тапкыр кулланылсын, шул ук вакытта сүзтезмә сүзләрендә баш хәрефләрне дә, кечкенәләрне дә кулланырга кирәк.  Биттәге иң беренче сүзләр ролен төп сүзтезмә уйнарга тиеш. Аның артыннан текстның исеме килә (ул H1 тегы кулланып языла). Анда да әлег сүзтезмәдәге сүзләр керә. Ике бертөсле сүзтезмәне рәттән куймас өчен (эзләгечләр спам дип уйларга мөмкин) , кечкенә генә бер хәйлә кулланып була. Өстәге беренче җөмлә урынына рәсем куерга була, ә аның Alt аттрибутына сүзтезмәне язабыз. Эзләгечләр аны күрәчәкләр. Текст бик зур булмаска тиеш: 200-300 сүз.

Хәзер мондый битләрне регистрацияләү турында. Бу битләрне аерым регистрацияләргә кирәкми, чөнки башка битләрдә үзенә ссылка булмаган битләр начар позиция ала. Бары тик  алгы биттә дорвейларга ссылка гына куерга кирәк. Бу алгы битне чираттагы тапкыр тикшергәндә дорвейларны да табуны тәэмин итәчәк. Ләкин керүчеләр бу битләр турында белмәсә тагын да яхшырак, чөнки керү битләре алар өчен төзелми,  бары тик эзләгечләр өчен генә. Димәк кунаклар әлеге ссылканы күрми торган итеп ясарга кирәк. Тик фон төсендәге ссылкалар  ясарга ашыкмагыз! Алар спам булып кабул ителә. Бу проблеманы болай чишеп була: биткә (әгәр дә аска булса яхшырак) кечкенә генә бер рәсем куясын. Ул фон төсендә булырга тиеш. Аны ссылка итеп ясыйсың. Эзләгеч рәсемдә ни ясалганын белми шуңа күрә аны спам дип санамаячак (гәрчә чынлыкта шулай булса да).

Сезне кисәтеп куерга телим: әлеге ысул кайбер эзләгечләр тарафыннан спам дип кабул ителергә мөмкин. Ләкин төптәнрәк уйлап карасаң сайтның һәр бите үзенчә керү бите булып хезмәт итә. Үзегез уйлагыз: әлеге ысулны кулланыргамы, юкмы?

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәжбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.
xacItarxaN - первый сайт астраханских татар

Hosted by uCoz