татарлар
ОреШок


Мета-тэглар

Эзләгечләр сайтны яки аерым битләрне эзләгәндә махсус мета-тэглардагы информацияне кулланалар. Бөтен эзләгечләр дә кулланмый аларны, ләкин әгәр дә дөрес итеп metaларны тутырсагыз моннан беркемгә дә начаррак булмас. Мета-тэглар документны караган вакытта күренмиләр, ләкин файлның  авырлыгын сизелерлек арттыралар.

Менә мета-тэгларны эшкәртү буенча берничә киңәш.

Мета-тэглар HTML кодта <head>....</head> арасына куела. Һәрбер биттә булырга тиешле 3 тэг:

1. <title>...</title> тегы.
2. keywords мета-тэгы.
3. description мета-тэгы.

Title тэгы – битнең исеме, 75 символдан кимрәк булырга тиеш (20-25 сүз).

keywords мета-тэгынын төп сүзләре 200 символдан артмаска тиеш.

description мета-тэгында 150-200 символга сыешырга туры киләчәк (20-30 сүз).

Мәсәлән:

<html>
<head>
<title>Битнең исеме</title>
<meta name ="keywords" content="төп сүзләр">
<meta name ="description" content="битнең кыскача эчтәлеге">
</head>
</html>

Башка мета-тэглар сирәгрәк кулланыла, менә кайберләре:

<meta name ="title" content="төп сүзләр, сүзтезмәләр">

<meta name="page-topic" content="төп сүзләр, сүзтезмәләр">
Бу ике тэгка <title>...</title> тэгындагы мәгълүматны күчереп язарга була

<meta name="abstract" content="битнең кыскача эчтәлеге" >

<meta HTTP-EQUIV="Refresh" content="30"> - Бу тэг битне күрсәтелгән секунд саен яңартып торырга мөмкинлек бирә, бу очракта бит 30 секундтан соң яңарачак.

<meta HTTP-EQUIV="Refresh" content="30; URL=http://rambler.ru"> - Бу тэг алдагысына охшаш ләкин монда вакыт кына түгел, ә адрес та күрсәтелә. Әлеге вакыт үткәч күрсәткән бит ачылачак.

<meta HTTP-EQUIV="Content-Type" content="text/html; charset=windows-1251"> - бу тэг кодировканы билгеләү өчен кирәк.

<meta HTTP-EQUIV="PRAGMA" content ="no-cache"> - бу тэгны кулланганда документны браузер кэшка кертмәячәк.

<meta name="revisit" content="30 days"> - Бу тэг сайтны яңадан индексацияләү вакытын күрсәтә. Бу очракта 30 көн.

<meta name="site-created" content="01-01-2002"> - Документның ясалу көне. <meta name="autor" content=" Ф.И.О., e-mail…" > - Авторның исемен һәм аның турында информацияне күрсәтү өчен кулланыла

<meta name="copyright" content="фирма..."> - авторлык хокукларын күрсәтү өчен кулланалар.

Кайбер эзләгечләр keywords мета-тэгын укымыйлар, ләкин HTML кодтагы комментарийны ( <!-- .....--> һәм <--...--> )укыйлар. Күпчелек эзләгечләр IMG тэгының Alt аттрибутын (рәсем булмаганда аның урынына чыгучы сүз) тикшерә. Шуңа күрә алар турында да онытмаска кирәк.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәжбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.

Hosted by uCoz