татарлар
ОреШок


Нигә сайтны танытырга кирәк?

Нигә сайтны танытырга кирәк? Күпләр бу сорауга : «Күбрәк кеше белсен өчен!» яки «Акча эшләр өчен!» дип җавап бирер. Әлбәттә, дөрес. Ләкин бөтен кеше дә үз сайтын табыш алу өчен генә ясамый бит. Кайберәүләр өчен бу эш - хобби, кайберәүләргә үзен күрсәтү мәйданы. Күптән түгел мин бу темага бер мәкалә укыган идем, сезнең игъгибарыгызга да аның кыскача эчтәлеген тәкъдим итәм.

Бер Стив исемле егет кинолар бедән шулкадәр мавыккан ки, алар турында сайт төзергә уйлаган. Анда ул үзе караган киноларның кыскача эчтәлеген язып барырга, фикердәшләре белән аралашырга уйлаган. Ул үз сайтында акча эшләү турында уйлап та карамаган, ә киресенчә үз акчасын сайт өчен тоткан (яңа кинолар алган, дизайн, таныту өчен чыгымланган). Бераз вакыт үтү белән аның сайты кызык һәм файдалы информация белән тулган. Һәм бервакыт Стивның эшен бар дөньяга танылган CNN компаниясе таба һәм үзенең сайтында аныкына ссылка куя. 3 көн эчендә сайтка керүчеләрнең көнлек саны 400000 гә җитә. Сайтның яхшы исеме һәм кызыклы эчтәлеге аркасында ул бүтән төшми дә. Тиздән бик бай бер фирма егет белән элемтәгә керә һәм сайтының домен исемен сатуын сорый. Күпме генә үзенең эше белән мавыккан булмасын, 5 миллион долларны ул кире кага алмый. holliwood.com домены яңа хуҗа кулына күчә.

Монда сайтны танытуның файдасы ачык күренә. Әгәр дә стивның сайты танылмаган булса, ул 5 миллион доллар акча эшли алган булыр идеме? Әлбәттә, уңышның зур өлешен яңгырашлы домен исеме китергән диерсез сез. Ләкин исемне уңышлы сайлау шулай ук сайтны танытуның бер өлеше булып тора. Мин бу турыда да язармын. Шулай ук статьялар түбәндәге темаларга да багышланачак:

- Эзләү системаларында таныту ( танылган эзләгечләрнең тасвирламасы, аларның эшләү тәртибе, эзләгеч машиналарга сайтны көйләү, эзләгечләр нәрсә ул һәм аларны куллану кирәкме).

– Белдерүләр такталарын куллану (такталарның ссылкалары, аларның тасвирламасы, яхшы һәм начар яклары, ничек итеп дөрес белдерү төзергә).

– каталогларда һәм рейтингларда танылу (танылган каталог һәм рейтингларның ссылкалары, алар белән эш итү үзенчәлекләре).

– Ссылкалар алмашу системаларын куллану.

– Актив реклама системалары (АРС) (нәрса ул, кулланырга кирәкме,АРСның кредит биржалары).

– Почта аша күпләп хат җибәрү белән таныту (үз рассылкаңны булдыру, башка рассылкаларда  реклама).

– Ссылка алмашу (кем белән алмашырга, бу нигә кирәк, ничек алмашырга).

– Үз партнер программасын төзү (нәрсә ул, алар нинди булалар).

– Форум һәм телеконференцияләрдә таныту.

Бу һәм башка таныту ысуллары турында без алдагы статьяларда язарбыз. Әгәр дә Сезне сайтны танытуның конкрет методлары кызыксындырса, яки сез сайтны танытуның яңа ысулын белсәгез, хат языгыз. Сезнең теләкләрегез һәм киңәшләрегез алдагы статьяларны язганда кулланылачаклар. Кызык фикерләр булса, алар һичшиксез хат авторына һәм аның сайтына ссылка белән урнаштырылачаклар.

Ришат Гибадуллин.

өскә   алга

Мәгълүматларны кулланганда чыганак итеп Чикләвекне күрсәтү мәжбүри
Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

 

 

 

 

Яңа язмалары- гызны һәм тәкдимнәрегезне КУНАК КИТАБЫНДА язып калдыра аласыз.

Өйгә
Кунак китабы
Чатта
әңгәмә
Акча
эшлә
Сайт төзү
Яхшы
"корал"
Кызык-
мызык
 Языгыз 

AddWeb.ru - Раскрутка сайта, продвижение
сайта, бесплатная раскрутка сайта

Чикләвектә бар да бар

Языгыз: Chiklavek@narod.ru, ICQ#218540946.
Бардымский район. Пермские татары

Hosted by uCoz